tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендәге “Сәдака” фонды хәйрия чаралары оештыра
Ульяновск өлкәсендәге “Сәдака” фонды хәйрия чаралары оештыра

Ульяновск өлкәсендәге “Сәдака” фонды хәйрия чаралары оештыра

Ульяновск  өлкәсендә моннан алты ел элек төбәк мөселманнарының  Диния назарәте каршында “Сәдака” хәйрия фонды оешкан иде. Шул аз гына вакыт эчендә алар йөзләгән ялгыз әби-бабайларга, авыру балаларга ярдәм итәргә, өлкәдә уза торган һәртөрле хәйрия чараларында катнашырга да өлгерде. Узган ел гына да алар изгелек эшенә дүрт миллион сумнан артык акча тотканнар.

“Сәдака” хәйрия фонды  директоры Ринат Малләмов: ” Без аеруча хастаханәләр, балалар йортлары  белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Һәр балалар хастаханәсендә дә  уен бүлмәләре эшли. Кайда ун, кайда сигез  шундый бүлмә бар.  Без үзебезгә  аларны тулысынча канцелярия әйберләре, пластилин, карандашлар һәм башка нәрсәләр  белән тәэмин итүне бурыч итеп куйдык. Ә бер хастаханәгә кислород конөентраторы алып куйдык. Бүгенге көндә исә, халыкны социаль яклау бүлекләре белән дә эшли башладык,”-ди.

Бүген алар кабат юлда, кабат мохтаҗларга ярдәм итү эшендә. Ульяновск районы Кызыл Сөендек авылында яшәүче Сария әбинең атна саен килеп йөрүче балалары карантин булу сәбәпле, Казаннан кайта алмаганнар. Авылда  берничә әби-бабай гына яши, даруханә түгел, кибет тә юк. Өлкәнең татар автономиясе үтенече буенча ярдәмгә “Сәдака”фонды килә. Алар бер өстәл тутырып озакка җитәрлек итеп азык-төлек алып килгәннәр.

Хәйриячеләрнең чираттагы тукталышы 93 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Сәйделшәриф ага  фатирында.  Башкортстанның  Илеш районында туып-үскән ил агасы моннан берничә ел элек 56 ел гомер иткән хатыны Мәүлидә апа вафат булгач, Ульяновскига балалары янына күчеп килә.

Сәйделшәриф ага яши торган Иделаръягы районының татар милли-мәдәни автономиясе өлкән яшьтәге хезмәт һәм сугыш ветераннарын һәрчак күз уңында тота. Аларга ел дәвамында һәртөрле азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш җыелмаларын тарата. Җирле мәхәллә рәисе , автономия җитәкчесе Рафаэль хәзрәт бүген ветеранны туган көне белән котларга килгән.

Сәйделшәриф ага туган ягы Башкортстанда гомер буе эчке эшләр органнарында эшли. Кырык елдан артык хезмәттә байтак медальләргә, бүләкләргә лаек була.  “Ләкин  минем өчен бүләкләрдән дә бигрәк, кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетү кадерлерәк иде, кешене нахакка рәнҗетүдән бик курак идем,” – ди ветеран.

Сугыш еллары турында искә төшергәндә, ул сәгатьләр буе сөйли ала. Ә истәлекләр җитәрлек.”Сәдака” фонды егетләре әнә шулай сугыш яисә тыл ветераннары янына килеп коры күчтәнәч кенә калдырып китмиләр. Алар белән аралашып, аларның яшьлек хатирәләрен  дә яңарталар. Ә андый аралашулар аларга яшәү дәрте бирә, киләчәккә    өмет тә өсти бит.

Рамис Сафин

Ульяновск өлкәсе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*