tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары данлыклы якташларын барлый
Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары данлыклы якташларын барлый

Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары данлыклы якташларын барлый

Күптән түгел генә Ульяновск өлкәсендә данлыклы якташларыбыз – фабрикант Акчуриннарның мәдәни hәм рухи мирасын өйрәнүгә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Анда мәркәзебез Казаннан килгән шәрәфле кунак – тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова милләтебезнең үткәнендә тирән эз калдырган Акчуриннар нәселенең күренекле хатын-кызлары турында ифрат та бай эчтәлекле чыгыш ясады. Әлеге мәгълүматларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан чыгып, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы шәhәребезнең Татар мәдәнияте үзәгендә галимә Альта Мәхмүтова белән очрашу оештырдылар.

Альта ханым иң әүвәл үзе белән таныштырып үтте. Татарстанның Мен-делеевск районы Бәзәкәй авылында туып үскән шәхеснең нәсел җепләре безнең якларга килеп тоташа икән. Аның әбисе – күрше Чүпрәле районы Мунчәли авылы кызы, заманында Сембер шәhәре мәдрәсәсендә белем алган. Бүген танылган галимә үзенең тамырларын, шәҗәрeсен өйрәнү белән мәшгуль икән.

Ул үзенең фәнни эзләнүләре нәтиҗәсендә меценат Акчуриннар нәселе ту-рында бик кyп тарихи мәгълүматлар туплаган. Шуңа да кичәдә катнашучылар аның чыгышын зур игътибар белән тыңладылар hәм күпсанлы сорауларга җаваплар да ишеттеләр.

Альта ханым сүзләренә караганда, Акчуриннар нәселеннән өч атаклы хатын-кыз чыккан. Шуларның икесенең – язучы Мәхмүҗамал Акчурина белән рәссам Хәдичә Акчуринаның тормыш юллары әлегә бик аз өйрәнелгән икән. Ә өченчесе – татар халкының энҗе бөртеге булып саналган журналист hәм җәмәгать эшлеклесе Зөhрә Акчурина. Ул – Кырымда төрки телле халыклар өчен нәшер ителгән «Тәрҗеман» газетасы редакторы Исмәгыйль Гаспринскийның хәләл җефете.

– Исмәгыйль бәй белән Зөhрә ханым газета бастыру машинкасын кул белән төне буе чиратлап әйләндергәннәр. Аннары газетаны үзләре үк төреп, адресларын язып, маркаларын ябыштырып, почтага илтеп тапшырганнар. Ә инде финанс кыенлыклар килеп тугач, Зөhрә ханым үзенең бөтен алтын бизәнү өйберләрен сатып, газетаны ябылудан саклап калуга ирешә.

DSC007541893 елда газетаның унъеллыгы уңаеннан бик зур мәҗлес үткәрәләр. Анда басманың уңышлы гына чыгып килүендә Зөhрә ханымның ролен югары бәялиләр. Ә Бахчасарай шәhәре башлыгы Мостафа морза Давидович аңа алтын брошь бүләк иткән,- диде Альта ханым.

Галимә якташыбыз Зөhрә Акчуринаның шәхси тормышы турында да тәфсилләп сөйләде. Ул Исмәгыйль бәйнең икенче хатыны булган икән. Алар бик тә тату гомер кичереп, биш бала – өч малай hәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ләкин аларга бергә озак яшәргә язмаган була. Зөhрә ханым 1902

елның 13 апрелендә тиф авыруыннан үлеп китә. Кызганычка каршы, атаклы якташыбызның кабере билгеле түгел.

Күренекле семберлеләр хакында сөйләшү чәй өстeле артында дәвам итте. Анда өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин гүзәл затларыбызга шундый бүләк ясавы өчен Альта ханымга рәхмәтен белдерде hәм «Сембер язлары» әдәби альманахын тапшырды. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина, күренекле якташларыбызны барлау буенча киләчәктә дә җитди эш башкарырбыз, дип уй-ниятләре белән бүлеште.

Рузия ХӘЛИМОВА,

Ульяновск шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*