tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Плодовое бистәсендә «Туган тел» дип исемләнгән мәдәният көне
Ульяновск өлкәсенең Плодовое бистәсендә «Туган тел» дип исемләнгән мәдәният көне

Ульяновск өлкәсенең Плодовое бистәсендә «Туган тел» дип исемләнгән мәдәният көне

Ульяновск өлкәсенең Плодовое бистәсендә «Туган тел» дип исемләнгән мәдәният көне узды. Анда өлкә губернаторы Сергей Морозов һәм шәһәр мэры Сергей Панчин да катнаша. Алар бәйрәм башланганчы, бистәдә яшәүчелэр белән очраштылар, аларның сорауларына җавап бирделәр.

Бистәдә яшәүчеләрнең 30 проценты татарлар. Мәктәптә 1-9 нчы сыйныфларда татар теле атнасына ике сәгать укытыла. Мәктәп директоры Хәйдәр Чекчуков татар теле буенча дәреслекләрне бюджет акчасына да сатып алабыз, ди.

Өлкә татар автономиясе бәйрәм барышында мәктәпкә тагын бик күп дәреслекләр, «Әлифба» китапларын, өстәл уеннарын бүләк итте. Татар мәдәният үзәге артистлары тамашачыларга концерт программасын тәкьдим итте.

Көннең икенсе яртысында шундый ук бәйрәм Новоульяновск шәһәрендә узды. Анда Чувашиянең танылган «Мишәр» ансамбле дэ чыгыш ясый.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*