tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә Барый Тарханов исемендәге театр фестивале тәмамланды
Ульяновск шәһәрендә Барый Тарханов исемендәге театр фестивале тәмамланды

Ульяновск шәһәрендә Барый Тарханов исемендәге театр фестивале тәмамланды

Ульяновск шәһәрендә үзешчән татар халык театрларының Барый Тарханов исемендәге дүртенче төбәкара театр фестивале тәмамланды. Анда өлкә авыл-районнарында эшләп килүче дистәгә якын театр катнашты. Быел анда Татарстанның Апас Һәм Буа районы театрлары да үз эшләрен семберлеләр хөкеменә тәкъдим итте.

Ульяновск өлкәсе авылларында озак еллардан бирле дистәләгән үзешчән татар театрлары эшләп килсә дә, мондый төрдәге фестиваль әле дүртенче ел гына уза. Быелгы фестиваль кысаларында күрше төбәкләр белән мәдәният өлкәсендә килешүләр дә төзелде.

Гыйнвар аенда башланган татар театры бәйрәме бүген азагына якынлашты. Шул вакыт аралыгында әлеге спектакльләрне өлкә үзәгендә яшәүче ике меңгә якын тамашачы карады. Фестивальгә тәкъдим ителгән спектакльләрнең жанры чикләнмәгән – кем нәрсә булдыра ала шуны сәхнәгә чыгара. Иске Кулаткы районында 50 елдан артык эшләүче татар халык театры быел драматург Туфан Миннулллиның “Йөрәк маем” комедиясен алып килгәннәр.

Чынлы районы Кәшә авылы мәдәният йортында элек-электән берничә үзешчән сәнгать коллективы эшләп килә. Аларның иң өлкәне һәм озын гомерлесе театр төркеме. Әлеге коллектив узган ел фестивальдә катнашып “Халык театры” исеменә лаек булган иде.

Быел катнашучылар татар драматургиясе классикларының әсәрләрен алырга да куркып тормаганнар. Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылының утыз елдан артык тарихы булган “Бердәмлек” татар халык театры семберлеләргә Галиәсгар Камалның “Банкрот”ын тәкъдим иттеләр.

Ульяновск шәһәренең “Киндяковка” мәдәният сарае каршында режиссер Җәмилә Мифтахова җитәкчелегендәге “Нур” халык театр төркеме узган ел фестивальдә “Солдат озату” йоласын күрсәткән иде. Быел исә алар “Туйдан соң” дигән театраль күренешне тәкдим иттеләр.

Ульяновск татар мәдәният үзәге каршында эшләүче театр труппасы өлкәдәге иң яшь коллективларның берсе. Алар тамашачылар хөкеменә Наил Гаетбаевның “Алыш-биреш, ягъни,синнән фатир, миннән хатын” әсәрен чыгардылар.

Фестиваль барган көннәрдә авыл-районнарда эшләүче үзешчән театрларның режиссерлары һәм анда катнашучылары өчен Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары остаханәләр һәм иҗат лабораторияләре дә уздырды.

Фестивальне ябу тантанасында лауреат исеменә лаек булган һәр иҗат коллективына да оештыручыларның дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды. Ә өч ай барган фестивальнең бер спектаклен дә калдырмый карап барган Фәридә апа Шәйдуллина исә “Ел тамашачысы” дигән дипломга лаек булды.

Рамис Сафин,
Ульяновск өлкәсе 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*