tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең «Җиңү» паркында — балалар өчен «Ураза бәйрәме»
Ульяновск шәһәренең «Җиңү» паркында — балалар өчен «Ураза бәйрәме»

Ульяновск шәһәренең «Җиңү» паркында — балалар өчен «Ураза бәйрәме»

Якшәмбе көнне, 9 июньдә, Ульяновск шәһәренең «Җиңү» паркында изге Рамазан ае тәмамлануга багышланган зур чара — балалар өчен «Ураза бәйрәме» гөрләп узды.
Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте, өлкә мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте һәм «Сәдака» хәйриячелек фонды тарафыннан оештырылган бу бәйрәмдә йөзләгән бала, аларның әти-әниләре һәм әби-бабайлары катнашты.

Диндәшләребезне шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин, өлкә мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Мөхәммәд хәзрәт Байбиков, Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин сәламләделәр.

Кече яшьтән үк иманлы, тәүфыйклы һәм тәртипле булып үсүче малайлар һәм кызлар Коръән сүрәләре уку бәйгесендә, төрле кызыклы һәм мавыктыргыч конкурс һәм викториналарда катнашып, үзләренең осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Күркәм бәйрәмне оештыручылар барлык сабыйларны һәм аларның ата-аналарын телеңне йотарлык тәмле пылау белән сыйладылар.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*