tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида «Ак калфак» оешмасының III нче төбәкара форумы
Ульяновскида «Ак калфак» оешмасының  III нче төбәкара форумы

Ульяновскида «Ак калфак» оешмасының III нче төбәкара форумы

29 октябрьдә Ульяновск шәhәренең Татар мәдәният үзәгендә татар хатын-кызларының III нче төбәкара форумы узды.

Ульяновск төбәге татарлары башкарган эш-гамәлләре буенча Россия күләмендә алдынгылардан санала. Дөрестән дә шулай, Сембер мишәрләре hәрбер башлангычта юл ярып баралар. Милли-мәдәни автономия канаты астында уңышлы гына эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте моннан унбер ел элек беренчеләрдән булып нәкъ менә безнең җирлектә оешты hәм бүген күрше тәбәкләргә үрнәк булып тора. Өлкә татар хатын-кызлары форумы да алты ел элек беренче булып Ульяновск шәhәрендә үткәрелгән иде. Ә узган шимбe көнне Татар мәдәният үзәгендә әлеге җыен быел инде өченче тапкыр ике йөзгә якын гүзәл затны бергe җыйды. Төбәкара форумда Татарстаннан, Самара hәм Пенза өлкәләреннән вәкилләр hәм төбәгебезнең барлык авыл районнарыннан да делегатлар катнашты.

Мәртәбәле очрашуны өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин ачып җибәрде.

– Бүген татар дөньясы нинди тормыш белән яши, милләт өчен җан атып йөрүче ханымнарны нинди мәсьәләләр борчый – бирегe шулар хакында уртага салып сөйләшү өчен җыелдык. Билгеле, башкарган эшләребез күп, әмма проблемалар да җитәрлек. Яшьләр, балалар ана телендә сөйләшмиләр, хәтта татар авылларында да сабыйлар «папа», «мама», «бабуля», «дедуля» дип эндәшәләр, катнаш никахлар саны арта… Киләчәктә телебезне, мәдәниятебезне, динебезне саклап калу өстендә җиң сызганып эшләргә кирәк,- диде Р.Сафин.

Ульяновск өлкәcе Губернаторы Сергей Морозовның форумда катнашучыларга кайнар сәламен төбәгебез башлыгының киңәшчесе Ольга Желтова ирештерде. Ә Ульяновск шәhәре башлыгы Сергей Панчинның тәбрикләвен шәhәр Думасы депутаты Алсу Айзатуллина җиткерде.

«Ак калфак» җәмгыятен тугыз ел буе җитәкләгән, хәзер мөселман хатын-кызлар союзы рәисе вазыйфасын үтәүче Асия хаҗия Мөлекованың чыгышы да гыйбрәтле яңгырады. Безне бурыч-максатларыбызның уртак булуы берләштерә, алдагы көннәрдә дә бергәләп эш итәргә насыйп әйләсен, диде ул.

Форумның мөхтәрәм кунаклары – Самара өлкәсе «Ак калфак» оешмасы рәисе Разия Аюпова, Пензадан Эльвира Васильева, Татарстанның Буа районыннан Алсу Хөснетдинова, Яшел Yзән шәhәреннән Гөлинә Саттарова, Сембернең гүзәл затларын сәламләп, үзләренең бай эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың гаҗәеп мавыктыргыч чыгышын, әлбәттә инде, hәммәбез дә зур игътибар белән тыңладык.

– Татар хатын-кызы нинди булырга тиеш? Бу катлаулы сорауга дөрес җавап табу өчен гүзәл затларыбызның гасырлар дәвамында сакланып, буыннан-буынга тапшырылып килгән асыл, күркәм сыйфатларын энҗе бөртегедәй барларга вакыт җитте. Хәзер шуларның берничәсен генә санап үтәм: иң беренче чиратта, кешеләргә, якыннарыгызга ачык йөзле булыгыз, балага моңлы бишек җырларын карында вакытта ук көйләгез, милли киемнәребезне кияргә, калфактан йөрергә оялмагыз, гаиләдә үз-үзегезгә игътибар бирергә онытмагыз, бала-оныкларыгызга әхлак кагыйдәләрен ислам дине кануннары, йолалар белән бәйләп аңлатыгыз, яңа туган нарасыйларга күкрәк сөте имезегез. Милли эшләребезне менә шушы кагыйдәләрне үтәүдән башласагыз, тырышлыгыгызның уңай нәтиҗәсе, hичшиксез, булыр,- дип белдерде Кадрия Рәис кызы.

Ул татар хатын-кызларының төбәкара форумын уңышлы, югары дәрәҗәдә оештырган өчен өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафинга Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ә Татарстанның танылган абыстае Сәйдә ханым Аппакова «Татар гаиләсендә хатын-кыз hәм ир-ат мөнәсәбәтләре» дигән темага бик тә тирән эчтәлекле вәгазен сөйләде. Аны гүзәл затларыбыз йотлыгып тыңладылар hәм hәр киңәшен күңел сандыкларына салып куйдылар. Күпне күргән, күпне кичергән абыстайның, бу дөньяда хатын-кыз артист була белергә тиеш, дигән фикере делегатларның күңеленә аеруча хуш килде. Менә бит, гаиләнең татулыгы вак кына мәсьәләләрдән тора икән, ләбаса.

Ульяновск өлкәсе татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина исә соңгы ике ел эчендә башкарылган эшләр турында видеоязма тәкъдим итте. Ә оешманың Мәләкәс районы бүлекчәсе җитәкчесе, танылган мөгаллимә hәм сәхнә

остасы, бар яктан да килгн алтын куллы Гөлнәфис Сәхәбетдинова кич утырып калфак чигү буенча гаҗәеп эчтәлекле мастер-класс күрсәтте. Ул үзе бу hөнәргә мәркәзебез Казанның атаклы кул эшләре остасы Рәфика ханым Фәйзуллинадан өйрәнеп калган икән.

Татар эстрадасы йолдызлары – «Казан» милли мәдәният үзәге солистлары Айдар Габдинов hәм Альбина Кинҗәлиева гүзәл затларыбызны моңлы вә дәртле җырлары белән сөендерделәр.

Төбәкара форум бик тә күңелле hәм файдалы үтте. Кунаклар озак вакыт фойеда таралмый торды әле. Алар милли аш-су, кул эшләре, татар өе күргәзмәләре белән таныштылар, калфак чигәргә, яулык бәйләргә өйрәнделәр, «Өмет» hәм «Халкым минем» газеталарына киләсе яртыеллыкка язылдылар, өйләренә кайткач гаиләләре белән тәмләп чәй эчәргә милли тәм-томнарыбызны сатып алдылар.

Рузия ХӘЛИМОВА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*