tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге II Өлкә татар халык театрлары фестивале ачылды
Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге II Өлкә татар халык театрлары фестивале ачылды

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге II Өлкә татар халык театрлары фестивале ачылды

Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәгендә Барый Тарханов исемендәге II өлкә татар халык театрлары фестивале башланды, дип хәбәр итә мәдәни үзәкнең мәгълүмат хезмәте.

Үзешчән театр коллективлары фестивален беренче булып Киндяковка авылы Мәдәният йортының “Нур” татар театр коллективы Флорид Бүләковның “Әбиләргә ни җитми?” спектакле белән ачты.

Фестиваль кысаларында, февральдә дә бер генә спектакль күрсәтеләчәк. Иске Кулаткы районы Мәдәният йортының татар халык театры Наил Гаетбайның “Авылга кызлар килде яки моңнар кайтсын авылга” комедиясен куячак.

Март аенда биш спектакль тәкъдим ителәчәк. 12 мартта Карсун районы Нагаево авылы Мәдәният йортының “Чишмә” татар театры коллективы Данил Салиховның “Микүләй дәдәйнең бөер ташы”, 18 мартта Чынлы районы Зирекле күл авылы Мәдәният йорты татар театры түгәрәге шул ук авторның  “Хатын түгел, аждаһа” әсәрен, 19 мартта Татар мәдәнияте үзәгенең татар театры түгәрәге Хәбир Ибраһимның “Фидан+Зөһрә” спектаклен, 25 мартта Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районы татар мохтарияте карамагындагы “Дуслык” театр түгәрәге – Шәриф Хөсәеновның “Бирнәле кыз”, 26 мартта Яңа Малыклы районының “Бердәмлек” татар халык театры Эсфир Яһудинның “Китмәскә килгән кошым” комедиясен күрсәтәчәк.

Барый Тарханов исемендәге тәүге фестиваль Ульяновскида узган ел февраль-апрель айларында оештырылган иде.

Татарстанның атказанган артисты Барый Тарханов (Гафаров) (1892-1935) Сембердә туган. 1908 елда “Сәйяр” труппасында катнашкан, аннан соң “Нур” театрында уйнаган. Татар театрына нигез салучыларның берсе. Революциядән соң Сембердә “Ирек” труппасын оештырган, Оренбург, Петропавловск, Троицк, Казан театрларында эшләгән.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*