tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида «Әтиләр советы»ның чираттагы утырышы узды
Ульяновскида «Әтиләр советы»ның чираттагы утырышы узды

Ульяновскида «Әтиләр советы»ның чираттагы утырышы узды

Бөек Җиңү көне уңаеннан Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов «Әтиләр советы»ның чираттагы утырышын уздырды. Анда өлкәдә яшәүче төп халыклар – рус, татар, чуваш һәм мордва автономияләре җитәкчеләре дә чакырулы иде. Төбәк башлыгы үзенең кереш сүзендә Бөек Ватан сугышында ир егетләрнең роле хакында әйтеп узды. Аннан соң совет халкының Бөек Җиңүендә төрле милләт халыкларының үзара дуслыгы, бердәмлеге хәлиткеч урында булуын ассызыклады.

Бүгенге көндә гаиләдә ир, хатын мөнәсәбәте, балалар тәрбияләүдә аларның икесенең дә җаваплылыгы тигез булырга тиеш, аерылуда иң күп зыян күрүче ул – балалар диде. Очрашуда сүз ирләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләсе дә күтәрелде. Сер түгел, гаиләдә ирләр иртәрәк вафат була. Төбәкнең сәламәтлек саклау министры В. Мишарин белдергәнчә, ирләрнең иртәрәк үлүендә алар үзләре дә гаепле диде. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм әфьюн куллану аларнын иртә китүенә җитди сәбәп булып тора.

Чыгыш ясаучылар гаиләдә традицияләрне саклау, өлкәннәрне хөрмәт итү кебек матур йолалар мөселманнарда, аерым алганда татарларда яхшы сакланганлыгын да ассызыклап әйттеләр.

Очрашу азагында губернатор-биш бала атасы Сергей Морозов өлкәнең үрнәк әтиләрен, кунакларны Җину парады уңаеннан учакта пешерелгән пылаудан авыз итәргә чакырды.

Рамис Сафин, Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*