tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида иҗтимагый совет утырышы узды
Ульяновскида иҗтимагый совет утырышы узды

Ульяновскида иҗтимагый совет утырышы узды

Ульяновск өлкәсендә шулай гадәткә кергән – төбәкнең Диния назарәте һәр ел азагында узып баручы елга йомгак ясау, алдагы елга планнар кабул итү, бурычлар билгеләү өчен мөфтият каршындагы  Иҗтимагый Советның киңәйтелгән утырышын җыя. Анда өлкәнең авыл-районнарыннан мөхтәсибләр, имамнар белән бергә  үзбәк, әзербәйҗан, таҗик һәм казах иҗтимагый оешма җитәкчеләре дә чакырулы. Утырышта төбәк татар автономиясе җитәкчелеге, татар матбугат чараларының да катнашуы биредәге үзара бердәмлек турында сөйли.

Киңәшле эш таркалмас дигәндәй, мөфтият мондый утырышларны һәр квартал саен уздыра. Ә монысы инде башкарылган эшләргә нәтиҗәләр чыгару, йомгак ясау һәм хәл ителмәгән мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү өчен җыела.

 Уль Өлкәнең 96 % татарлар яши торган Иске Кулаткы районында бүген 26 мәчет эшләп килә. Байтак мәчет уставларының срогы чыккан, аларны яңа законнарга нигезләп үзгәртергә һәм вакытында юстиция органнарында теркәргә дә кирәк.

Узган ел өлкәдә беренче тапкыр 1500 кеше катнашында ифтар мәҗлесе узды. Аны оештыруда өлкә хөкүмәте дә зур ярдәм күрсәтте. Анда губернатор Сергей Морозовның да катнашуы төбәк мөселманнарына карата хөрмәт турында сөйли. Гомумән алганда, ифтар ашлары һәр мәчеттә  дә үткәрелгән.

Әлбәттә инде, ирешелгән уңышлар белән хәл итәсе эшләр дә байтак икән  әле. Димитровград шәһәрендә яңа мәчет салу өчен урын табу да һаман ачык кала, районнардагы мәчетләргә яшь имамнар җитешми…

Утырышта Иҗтимагый советка яңа рәис итеп эшмәкәр Рафаэль Шамионов сайланды. Ул мөфтия эшләре белән хәбәрдар. Шуңа күрә алда торган иң зур  бурычларны да ассызыклап үтте.

Утырышта мәчетләрдә Ислам дине нигезләрен өйрәтү эшчәнлеген киңәйтү,шәһәр зираты өчен урын сорау, булганнарын карау кебек күпләрне борчыган шундый сорауларны да читләтеп узмадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*