tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида милләтара мөселман яшьләре форумы узды
Ульяновскида милләтара мөселман яшьләре форумы узды

Ульяновскида милләтара мөселман яшьләре форумы узды

Ульяновскида милләтара мөселман яшьләре форумы узды. Аны өлкәнеңДиния нәзарәте татар иҗтимагый оешмалары белән берлектәүткәрде. Форумга шәһәрдә эшләүче башка мөселман оешма вәкилләре дә чакырулы иде.

Бүгенге көндә мөселман гаиләләрендә борынгы традицияләрне саклау, гаилә корганда никах укыту һәм загс органнарында теркәлү кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелгән форумда, Казаннан Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина катнашты.

Ул бүгенге шартларда татар гаиләсендә гореф-гадәт, ата-аналарга хөрмәт күрсәтү белән бергә, иң мөһиме-туган телне саклау проблемасы хакында чыгыш ясады. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән форумга котлау сәламнәрен җиткерде һәм берничә үрнәк татар гаиләсенә конгрессның бүләкләрен тапшырды.

Форум кысаларында бу көнне һәр төрле интерактив күргәзмәләр, милли кием үрнәкләре белән дә танышырга мөмкин иде. Ә милли ризыклар әзерләүче «Түбәтәй» хәләл ризыклар фирмасы чарада катнашучыларны татар халык ризыклары белән сыйлады.

Рамис Сафин
Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*