tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида “Сыналганннар сынатмый” укучыларга тәкъдим ителәчәк
Ульяновскида “Сыналганннар сынатмый”  укучыларга тәкъдим ителәчәк

Ульяновскида “Сыналганннар сынатмый” укучыларга тәкъдим ителәчәк

20 нче февраль көнне  Ульяновск шәһәре Татар мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының  идарә җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Гөлназ Шәйхинең “Сыналганннар сынатмый” исемле китабын укучыларга тәкъдир итү кичәсе була.

Кичәдә автор һәм анда кергән геройлар, шулай ук Татарстанның халык  артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд  Сәлахов, Кытайдан Базарбай һәм Бөтероссия конкурсы лауреаты Илһам Шәриф, “Татарстан –Яңа Гасыр” телеканалының генераль директор урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Миләүшә Айтуганова  катнашачак.

Әйтергә кирәк, “Сыналганннар сынатмый” китабы 2015 елның ноябрь аенда дөнья күрде. Китапта Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә гомер итүче кан-кардәшләребезнең тормыш-көнкүреше, танылган шәхесләре турында кызыклы язмалар урын алган. Алар арасында Ульяновск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез дә бар.

Керү чакыру билетлары буенча. Аларны татар мәдәният үзәгеннән, “Өмет” газетасы редакциясеннән һәм өлкә татар автономиясеннән алырга була.

Гөлназ Фердинат  кызы Шәйхиева 1970 елның 4 ноябрендә туа.

1988-1993 елларда Казан дәүләт педагогика институтында белем ала.

1993–1997 елларда Казанның 15 номерлы гимназиясендә тарих һәм инглиз теле укытучысы.

1997–2002 елларда “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә радиопрограмма авторы һәм алып баручысы.

2002–2013 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат үзәге җитәкчесе.

2012 елдан “Халкым минем” газетасы баш мөхәррире.

2013 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати –аналитик Идарәсе җитәкчесе.

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Болгар” радиосында “Саумы халкым” тапшыруының авторы һәм алып баручысы. Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы. “Күңел дәрья”  китабы авторы.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Күп төрле бүләкләр иясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*