tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида татар телен hәм мәдәниятен үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарыла
Ульяновскида татар телен hәм мәдәниятен үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарыла

Ульяновскида татар телен hәм мәдәниятен үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарыла

23 декабрьдә Яңа шәhәрнең «Руслан» мәдәният йортында инде традициягә кергән Татар теле hәм мәдәнияте көне гөрләп үтте. Район администрациясе hәм татар милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлекчәсе тырышлыгы белән оештырылган милли бәйрәмгә халык тамаша залын шыгрым тутырып килде.

Милләттәшләребезне беренче булып район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов сәламләде. Ул Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов тарафыннан игълан ителгән Милли бердәмлек елында район күләмендә бик күп чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Безнең Заволжье районының горурлыгы булган 64 нче мәктәптә рус, татар, чуваш, мордва телләрен hәм берничә чит телне өйрәнү мөмкинлеге тудырылган, анда шулай ук милли музейлар да эшләп килә, диде район җитәкчесе. Наил Хасән улы милли hәм дини эшләрдә активлык күрсәтүчеләргә — Сәмига Алиакберова, Азат Ахметов, Илгизәр Зиятдинов белән Надия Хабибуллинага администрациянең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ә бала вакытында үз гаиләсендә милли, дини тәрбия алып үскән hәм хәзер өендә дүрт кызы белән бары тик ана телендә генә сөйләшүче танылган милләттәшебез — Ульяновск өлкәсенең промышленность hәм эшмәкәрлек үсеше корпорациясе рәисе Руслан Гайнетдинов ата-аналарны hәм әби-бабайларны бала-оныклары белән үзебезчә аралашырга, шәhәребезнең hәр мәктәбендә диярлек эшләп килүче татар түгәрәкләренә hәм факультативларына йөртергә өндәде. Гаиләдә алган белем, рухи-әхлакый тәрбия беркайчан да онытылмый, адәм баласын гомере буе озата бара, диде Руслан әфәнде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Ульяновск өлкәсендә татар телен hәм мәдәниятен, ислам динен саклап калып үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарылуына соклануын белдерде. Рафаэль Әмин улы Назмутдинов кебек милләт җанлы, тынгысыз йөрәкле шәхесләр булганда, татар халкы яшәячәк әле, диде ул. Илгиз Халиков Заволжье районы «Ак калфак» оешмасының актив әгъзасы Мәйсәрә Хайруллинага конгрессның иң зур бүләген — «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырды. Ә тәрбияче Ләйсән Камилова белән эшмәкәр Исмагиль Габунов конгрессның Рәхмәт хатларын алу бәхетенә ирештеләр.

Шәhәр Думасы депутаты, «Боевое братство» оешмасы җитәкчесе Николай Лазарев Әфган сугышының утлы юллары аша узган батыр, курку белмәс татар ир-егетләренә рәхмәт сүзләрен ирештереп, Зөфәр Хайретдинов, Илшат Сибаев, Вячеслав Хайбуллов hәм Әзгать Хайсаровны юбилей медальләре белән бүләкләде.

Ә өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин милләттәшләребезне мәчет hәм мәдрәсәләргә йөрергә, барча халыклар белән дус-тату, аңлашып яшәргә өндәде. Ислам дине безгә милләт буларак сакланып калырга ярдәм итә, диде ул. Баш имам-ахун «1 нче мәхәллә» активисты Рәшит Шабакаевны диния нәзарәте медале белән бүләкләде, ә дин дәресләре алып баручы мөгаллимәләр Гөлчәчәк Тлявлина hәм Айсылу Садыйкованы Рәхмәт хатлары белән сөендерде. Рафик хәзрәт Сафиуллин исә дини белемен камилләштерү турында сертификат алды.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелегенең кайнар cәламен «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов җиткерде. Заволжье районы татар автономиясе hәм «1 нче мәхәллә» мөселман оешмасы, җирле власть органнары, татар эшмәкәрләре hәм иманлы, зыялы шәхесләр ярдәменә таянып, халкыбызның бердәмлеген ныгыту, милли үзаңын үстерү буенча күпләргә үрнәк булырлык эшләр башкара, диде ул. Баш редактор «Өмет» газетасы белән тыгыз элемтәдә торулары, нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен Заволжье татарларының лидеры Рафаэль Назмутдиновка hәм милләт җанлы, юмарт эшмәкәр Рушан Мифтаховка редакциянең Рәхмәт хатларын тапшырды. Исхак Хәлимов милләттәшләребезне киләсе елда узачак халык санын исәпкә алу, ягъни перепись вакытында бердәм hәм бүленмәс татар милләте вәкилләре булуыбызны күрсәтергә чакырды.

Бай эчтәлекле концерт программасын районның «Ак калфак» оешмасы рәисе Гөлшат Шарафутдинова белән үзешчән сәнгать остасы Линар Мухаметшин бик тә оста алып бардылар. Ә концертта татар сәхнәсе йолдызы Сиринә Зәйнетдинова hәм район татар автономиясе карамагында уңышлы гына эшләп килүче «Дуслык» ансамбле катнашты.

Рузия Хәлимова

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*