tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның «Ак калфак» оешмасына – 10 яшь!
Ульяновскиның «Ак калфак» оешмасына – 10 яшь!

Ульяновскиның «Ак калфак» оешмасына – 10 яшь!

25 октябрьдә Ульяновск шәhәренең Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы үзенең 10 еллык юбилеен билгелeп үтте.

Илебез төбәкләре арасында беренчелeрдән булып нәкъ бездә барлыкка килгән оешма әгъзаларын тәбрикләргә күрше өлкәләрдән, авыл районнарыннан бик күп кунаклар килгән иде. Бәйрәмдә җылы котлау сүзләре, җыр-моңнарыбыз яңгырады, дәртле биюләр күрсәтелде. Милли үзәк фойесында иртәдән кичкә кадәр аш-су, татар халык киемнәре, кул эшләре, чигү үрнәкләре күргәзмәләре эшләде.

Сәхнә түренә иң беренче булып әлеге оешманы зур тырышлык куеп туплап, тугыз ел дәвамында армый-талмый җитәкләп барган танылган милләттәшебез Асия хаҗия Мөлекова күтәрелде hәм башкарган эшләренә нәтиҗә ясады.

– «Ак калфак»ның барлыкка килүе тарихи вакыйга белән бәйле. Миңа Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү тантанасында катнашырга насыйп әйләде. Шунда Россиянең атказанган укытучысы, мәрхүмә якташыбыз Роза ханым Әхмәтҗанова белән бергә Татарстанда тернәкләнеп кенә килүче хатын-кызлар җәмгыяте эшчәнлегенә бик тә сокландык hәм үзебездә дә шундый оешма булдыру теләге белән кайттык.

Тугыз ел эчендә хәйран эшләр башкарырга өлгердек. Өлкәннәр өчен «Әниләр мәктәбе», яшьләр өчен «Танышу клубы» булдырдык. Дин дәресләрендә укытып, 151 мөселман кардәшебезгә дипломнар тапшырдык, хәзер илледән артык шәкертебез дин сабакларын үзләштерә. «Хаҗилар клубы», «Сәяхәт» бүлекләре дә уңышлы эшләп килә. Кыска гына вакыт эчендe Татарстанның бик күп районнарына, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәhәрләренә, хәтта Төркиягә дә сәяхәт кылдык.

Дистә елга якын безнең белән кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп эшләүләре өчен өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә hәм «Өмет» газетасы редакциясенә олы рәхмәтләремне җиткерәм. Ә рәхмәтләремнең иң олысы, кадерле ханымнар, әбиләр, апалар, сезнең хөрмәткә яңгырый,- диде Асия хаҗия, күз яшьләрен сөртеп.

Аннары Асия ханым эстафетаны «Ак калфак»ның яңа рәисенә – өлкәбезнең танылган укытучысы Кәримә Алиуллинага тапшырды. Ә Кәримә Хәмзә кызы Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова тарафыннан имзаланган тәбрикнамәне ирештерде hәм Асия ханымга лаеклы алмаш булырга ышандырды.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин исә «Ак калфак»ның беренче җитәкчесе А.Мөлекованы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты hәм истәлекле бүләге белән сөендерде.

Шәрәфле кунаклар – Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең гаилә hәм демография сәясәте идарә начальнигы Ольга Желтова, татар автономиясенеn Чардаклы район советы рәисе Җәмил Сафиуллин да гүзәл

затларыбызга ихлас тәбрикләүләрен җиткерделәр. Оешманың дистәгә якын иң актив әгъзасы автономиянең Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнделәр.

Ерак араны якын итеп Татарстанның Мамадыш районыннан килгән «Аккалфак»лылар – Розалия Ибраhимова белән Әлфия Сөнгатуллина да Сембер татар хатын-кызлары оешмасының эшчәнлеге турында сокланып сөйләделәр.

– Безнең районда «Ак калфак» оешмасы өч ел элек кенә барлыкка килде. Якташыбыз Асия апа белән киңәшләшеп, сезнең төбәк тәҗрибәсен кулланып эшлибез. Киләчәктә ике күрше төбәк арасында дуслык элемтәләре тагын да ныгый төшәр дип өметләнәбез,- диде мамадышлылар.

Кунаклар үзләренең остазлары Асия ханым Мөлекованың җилкәсенә ак шәл салдылар hәм Мамадыш кырларында үскән бодай оныннан пешерелгән чәкчәк бүләк иттеләр.

Бәйрәмдә катнашучы ханымнар киләчәктә дә телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклап калу юнәлешендә армый-талмый эшләү ниятендә күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Рузия ХӘЛИМОВА, Ульяновск шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*