tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскийда Корбан бәйрәме белән Губернатор котлады
Ульяновскийда Корбан бәйрәме белән Губернатор котлады

Ульяновскийда Корбан бәйрәме белән Губернатор котлады

Ульяновск өлкә Губернаторы-Хөкүмәт рәисе С.И.Морозовның исә иртә таңнан ук үзәк диния назарәтенә бәйрәм белән котларга килүе беренче тапкыр гына түгел. Ул ел саен Ураза һәм Корбан гаетләре алдыннан масса–күләм мәгьлүмат чаралары аша бәйрәм котлавын юллый һәм корбан чалыр өчен шәһәр мәчетләренә берәр тәкә бүләк итә.

Ә гает көнне мәчетләрнең берсенә килеп губернатор мөселманнарны үзе тәбрикли. Быелгы гает тә искәрмә булмады. Ул киләсе елда Ульяновск өлкәсендә Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрен ял көне итеп игълан итү турындагы фикерен журналистлар белән уртаклашты.

“Православиедә генә түгел , Корбан бәйрәм кебек зур дини бәйрәмнәр ял көне булырга тиеш. Чөнки бу көнне гаилә белән бергә җыелышып бәйрәм итәргә, дини йолаларыбызны үтәргә мөмкинлек булачак. Миңа калса монардан гына Ульяновск өлкәсенең генә түгел, Россиянең дә икътисады начарланмас, киресенчә, бу отышлы гына булача”, диде Ульяновск өлкәсе Губернаторы-Хөкүмәт рәисе Сергей Морозов.

Гает намазы тәмаланганннан соң да өлкә башлыгы китәргә ашыкмады. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән чәй өстәле артында өлкә мөфтие һәм татар автономиясе рәисе белән ул татар иҗтимагый тормышындагы һәм дини вәзгыять хакында аралашты, киләсе елга планнар хакында үзара фикер алыштылар.

Корбан бәйрәме эш көненә туры килсә дә, халкыбызның дин-исламга тартылуы елдан-ел арта баргангамы, Диния назарәте белдергәнчә, быелгы гаеттә халык берничә тапкыр күбрәк җыелган.

150924teatr15

Узган еллардагы сыман халык үтенече буенча, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының диния назарәте быел да теләгән кешеләргә корбан чалырга тәкә-сарыклар сатып алу өчен шәһәрнең берничә урынында сәүдә нокталары оештырган иде.

Малларның бәясе дә кыйммәт түгел, 5-6 меңгә менә дигәнен сатып алырга була. Иртәнге сәгать 10 га инде 100 гә якын корбан чалынган иде.

Диния назарәте һәр елдагыча байтак кына корбан итен ятим балалар һәм картлар йортларына да таратты.

Ә төшке һәм кичке аш вакытында байтак гаиләдә туган-тумача, дус-ишләр белән бәйрәм мәҗлесләре уздырылды.

Киләсе елда милли республикалар сыман Сембердә дә Корбан бәйрәме календарьда кызыл көн булса, корбан чалып мәҗлес уздыручылар саны да бермә-бер артыр дип көтелә.

Рамис Сафин Ульяновск өлкәсеннән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*