tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскта Муса Җәлил истәлегенә багышланган шахмат турниры узды
Ульяновскта Муса Җәлил истәлегенә багышланган шахмат турниры узды

Ульяновскта Муса Җәлил истәлегенә багышланган шахмат турниры узды

Ульяновск татар мәдәният үзәгендэ герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап шахмат буенча 8 нче өлкә турниры узды. Анда шәһәрдән һәм өлкә районнарыннан 37 уенчы катнашты.

Турнир башланыр алдыннан мәдәният үзәге артистлары шагыйрь иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр. Быелгы бәйгедә төрле милләт вәкилләре катнашты. Җиңүчеләргә акчалата премия һәм Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендәге шигырь китаплары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*