tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскта X Бөтенроcсия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестиваль-конкурсын оештыруга кагылышлы утырыш узды
Ульяновскта X Бөтенроcсия «Түгәрәк уен»  татар фольклор фестиваль-конкурсын оештыруга кагылышлы утырыш узды

Ульяновскта X Бөтенроcсия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестиваль-конкурсын оештыруга кагылышлы утырыш узды

Бүген Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы муниципаль идарәсендә X Бөтенроcсия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестиваль-конкурсын оештыру мәсьәләләренә кагылышлы утырыш үтте. Фольклор ансамбльләр бәйрәме агымдагы елның 28-30 июнь көннәрендә уздырыла.

Киңәшмә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы муниципаль берәмлеге башлыгы Эдуард Ганеев, Татарстан Республикасының традицион мәдәнияте үсеше үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова , Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Марсель Масагутов һәм бәйрәмне оештыру өчен җаваплы затлар катнашында узды.

Фестивальдә 600 ләп катнашучы көтелә. Конкурста катнашучылар 8 номинациядә бүләкләнәчәк. Шулай ук, Сәгыйть Сүнчәләй һәм Ишан Хәмсияров исемендәге махсус буләкләр дә тапшырылачак.

Шунысы игътибарга лаек, X Бөтенроcсия «Түгәрәк уен» фестиваль-конкурсын уздыруның төп чыгымнарын Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы күтәрә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*