tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уңган-булган абыйлы-энеле Шәйхетдиновлар

Уңган-булган абыйлы-энеле Шәйхетдиновлар

Түбән Әлкидән абыйлы-энеле Шәйхетдиновлар үз эшчәнлеген инде 10 елдан артык җәелдерә.

Альберт Шәйхетдинов авыл хуҗалыгы продукциясен, сөт ташуда махсуслашкан. Бүгенге көндә ике дистәдән артык техникасы бар. Шулай ук аларның җылытылган техника ремонты цехлары да булдырылган.

Дамир Шәйхетдинов исә көнбагыш мае ясау һәм сату, орлыклы культуралар белән шөгыльләнә. Бүген алар иңгә-иң уңышлы гына эшләп киләләр.

  • Авыл хуҗаыгында нинди эш бар, без барысы белән дә шөгыльләнергә тырышабыз. Районда башка эш юк бит. Тимер юлы юк, су юлы юк, шәһәрдән шактый ерак без. Шуңа күрә үзебезнең шундый эшчәнлегебезне булдырып, төпләнеп калдык, — дип сөйли Дамир Шәйхетдинов.

Туганнарга бергә эшләү — ул рәхәт кенә. Кемгәдер таянырга, киңәшләшергә була, ди ул.

Дамир Шәйхетдинов 100 кешегә эш биргән, абыйсы Альберт 70 кешене ашлы иткән. Бу үз авыллары кешеләре, күрше авыллар. Гомумән, Әлки районында кешеләр бик тырыш, ди абыйлы-энеле эшмәкәрләр.

  • Эшмәкәрлеккә ничектер шаяртып кына кереп кителде. 20 еллар элек инде без башта галош, себерке сату белән дә шөгыльләндек. Аннары эшкәртү юнәлешенә кереп киттек. Һәрчак йөрибез, өйрәнәбез, яңалыкны үзләштерергә тырышабыз, — ди Дамир Шәйхетдинов.

Җыен делегатлары Шәйхетдиновларның ремонт базасында булды, көнбагыш мае ясау процесслары белән танышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*