tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Универсиада кунаклары өчен Татар конгрессы җитәкчесе исеменнән кабул итү мәҗлесе узачак
Универсиада кунаклары өчен Татар конгрессы җитәкчесе исеменнән кабул итү мәҗлесе узачак

Универсиада кунаклары өчен Татар конгрессы җитәкчесе исеменнән кабул итү мәҗлесе узачак

Бүген кичен “Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча килгән Универсиаданың шәрәфле кунаклары өчен Башкарма комитет рәисе исеменнән кабул итү мәҗлесе оештырылачак. Монда Татарстанның сәнгать осталары катнашачак дип көтелә.

Аңа кадәр милләттәшләребез махсус әзерләнгән программа буенча Универсиада чараларында катнаша. Әйтик, төшке ашка кадәр милләттәшләребез академик ишкәк ишү сараенда булдылар. Көннең икенче яртысында исә спорт гимнастикасы ярышларына барачак.

Әйтергә кирәк, кунакларның бер төркеме бүген “Болгар” музей-тыюлыгына махсус экскурсиягә китте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*