tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Универсиада кунаклары Саматовлар гаиләсе: без Татарстаныбыз өчен горурландык
Универсиада кунаклары Саматовлар гаиләсе: без Татарстаныбыз өчен горурландык

Универсиада кунаклары Саматовлар гаиләсе: без Татарстаныбыз өчен горурландык

Казан Универсиадасының беренче көне тәмамланып килә. Бүген “Казан” мәдәният үзәгенә кичке ашка килгән Бөтендөнья татар конгрессының махсус кунаклары кичәге ачылыш тантанасы, бүген барып караган ярышлар турында фикер алыштылар. Мин Ханты-Манси автономияле округ, Сургут шәһәреннән килгән бик матур пар – Камил һәм Гөлназ Саматовлар белән сөйләшеп алдым.

Казанга нинди уй-фикерләр белән килдегез дигән сорауга Гөлназ абыстай: “Без үзебез Казанда туып-үскән кешеләр буларак, шәһәребездә мондый зур чара үтүенә бик нык горурландык, шушындый зур бәйрәмдә катнаша алуыбызга шатландык”, – диде.

Камил хәзрәт Сургут мәчете имамы булып хезмәт итә. Ул татар-мөселман дөньясына яхшы билгеле Саматовлар нәселеннән. Бабасы Габделхак Саматов күп еллар Татарстанның баш казые булды, әтисе Таһир Саматов – Ханты-Манси автономияле округ мөфтие.

Сургут шәһәрендә Камил хәзрәт исәпләвенчә, 60 меңгә якын мөселман яши, шуларның ким дигәндә, яртысы – татарлар. Тик мәчеткә йөрүчеләр арасында татарлар күпчелекне тәшкил итми икән. “Татар халкы берәр сәбәп белән Корьән ашларына җыелуны күпкә хуп күрә”, – ди ул. Мәчеткә ир балалар имамнан, кыз балалар абыстай дин сабаклары алырга җыела, дәреләр рус телендә алып барыла, чөнки балаларның татар телен белүләре дә чамалы, башка милләт балалары да шактый. Шушы ук сәбәпләр аркасында вәгазьләрнең дә яртысы татарча, яртысы урысча укыла.

Әлбәттә, сүзебез яңадан Казан Универсиадасына әйләнеп кайтты. Хәзрәт беләй абыстай ачылыш тантанасын бик тә ошатканнары турында сөйләделәр. Гөлназ абыстай, горурланып утырдым дисә, Камил хәзрәт: “Мин болай ук булыр дип көтмәгән идем. Тукай шигыре яңгыравы, татар биюләре күрсәтелүе шатландырды”, – диде.

Бүген Саматовлар чирәмдәге хоккей үзәгендә Польша-Малайзия матчын караганнар. “Бик ошаттык, дин кардәшләребез булган Малайзиялеләр өчен җан аттык”, – дип сөйләде Гөлназ абыстай. Бүген кич Универсиада паркындагы чараларга да катнашырга исәпләре бар. Шунысы кызганыч, иртәгә Саматовлар кайтып китәргә җыена. “Китәсе килми, шулай да изге Рамазан айлары башлану сәбәпле, өебездә күп эшләребез бар, Универсиада уңыш белән дәвам итсен, дип хушлаштылар алар

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*