tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Икътисад / Универсиада татарча өйрәнерме?
Универсиада татарча өйрәнерме?

Универсиада татарча өйрәнерме?

Казанда XIII Җәйге Универсиада башланырга 247 көн калды. Тагын 8 айдан башкалабызга яшь спортчылар, туристлар, җанатар­лар, рәсми кунаклар җыелачак. Әмма әлеге киң масштаблы чара узачак көннәрдә кунакларга татар телен таныту өчен барлык мөмкинлекләр дә кулланылмый.

Күптән түгел башкала урамнарына яңа урам күрсәткечләре урнаштырылды. Аларның инглиз һәм рус телләрендә генә булуы аптырашта калдыра. Казанның туристлар иң күп керә торган кибетләрендә шәһәр белән таныштыра торган өч телле белешмә китапчыклары да юк икән. Казан Кремле эчендә, Кремльгә керү юлында, Бауман урамындагы сувенир кибетләрендә, Татарстан Милли музее, “Хәзинә” галереясы эчендә сатыла торган китапчыклар нигездә рус телендә. Ике телдә – инглиз һәм рус телендә булганнары да бар. Әмма без карап чыккан унга якын кибетнең берсендә дә өч телдә нәшер ител­гәне очрамады. Берничә ки­беттә генә Казан рәсемнәре җыелмасының өч телле варианты сатыла. Шулай ук Казан турындагы, бәясе 2-3 мең сумга җиткән өч телле берничә калын китап кына очрады. Алары да кирәк. Әмма күпчелек туристлар шәһәр белән танышканда белешмә китапчыклары сатып ала. Башкалага читтән килүчеләрнең татар телен белмәве, шуңа аларны шәһәр белән рус яки инглиз телендә таныштырырга ки­рәк булуы аңлашыла, әлбәттә. Шуңа күрә татар телендәгесен генә аерым чыгаруның кирә­ге дә юк. Ә менә инглиз һәм рус варианты белән бергә үк татарчасы да булган өч телле китапчыклар булдыру, урам күрсәткечләрен өч телле итү кунакларның игътибарын татар теленә җәлеп итү ысулы була алыр иде.

Татар теленә хөрмәт Универсиада өчен дип махсус корылган яки төзекләндерелгән объектларда да әллә ни сизелми. “Ак барс” көрәш сараенда, мәсәлән, бүлмә ишек­ләренә эленгән язулар фәкать ике телдә – инглиз һәм рус телләрендә генә. Универсиада өчен дип төзекләндерелгән 7 нче поликлиника да русча һәм инглизчә генә “белә”. Бина өстенә зур хәрефләр белән “Приемное отделение” һәм инглиз телендә “Emergency” дип язылган. Татарчасы юк. Бина эчендә бүлек исемнәре дә рус һәм инглиз телләрендә генә.

Татарстанда хаталы элмә такталарга яки язуларның татарча варианты булмауга битараф калмаучы яшьләр дә бар. Аларның берсе “Үзебез” хәрәкәте вәкиле, журналист Римма Бикмөхәммәтова телгә алынган поликлиника турында “Халык контроле” порталына хәбәр урнаштырган иде. Биредә әлеге гаризаны: “Халыкара студентлар спорты федерациясе сәясәте ниге­зендә, Универсиаданың рәсми телләре дип инглиз, француз, испан һәм рус телләре санала. Универсиадага кагылышлы сәламәтлек саклау оешмаларындагы язулар да ин­глиз һәм рус телләрендә языла. Рус теле уеннар үткәрелүче илнең дәүләт теле буларак кулланыла”, – дип аң­латып, “кире кагылган мө­рәҗә­гать­ләр” бүлегенә кү­чергәннәр. Римма Бикмөхәммәтова сүзлә­ренчә, бер төркем яшьләр Халыкара студентлар спорты федера­ция­сенә “Без Казанда Универсиада уздырылуга бик шатбыз. Ләкин чарада татар теле игътибарсыз калмасын, та­тарларның теле, гореф-гадәтлә­ре лаеклы рә­вештә күрсәте­лә алсын иде”, – дип хат язган булган. “Казанга килгәч, Федерация җитәкчесе, бернинди дә каршылыклар юк. Татарстан, Казан милли үзенчә­лекләрен, җирле гадәтләрне күрсәтергә тиеш һәм без моны хуплыйбыз гына дип әйтте”, – ди Римма Бикмөхәммәтова. Ул 7 нче поликлиника хакында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына да хат язган. “Министрлыктан бик озак җавап бирмәделәр. Хатны эзләтеп алырга туры килде. Соңрак алар “бу поликлиника әле яңартыла гына, барысы да өч телдә язылачак, татар телендәге варианты да булачак, дип җавап бирделәр”, – ди ул. Әлегә поликлиникада төзекләндерү эшләре тәмамланмаган. Хатаны төзә­терләр дигән өмет бар.

Ялгышларны күреп алып, бу турыда әйтүнең файдасы юк түгел. “Казан” халыкара аэропорты шуңа мисал булып тора. Аэропортның төзелеп бетеп килә торган яңа терминалында язулар өч телдә: “вылет – departures – очып китү”, “прилет – arrivals – очып килү” дип язылган. “Казан” аэропортының матбугат сәркатибе Регина Юнысова бу язуларны Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән килештерүләрен әйтте. Журналистлар һәм актив яшьләрнең тырышлыгы бушка китмәгән. Исегезгә тө­шерәбез, “Ватаным Татарстан” газетасы аэропортның иске терминалындагы хаталы язулар турында тикшеренү үткә­реп, аларны аэропортта тө­зекләндерү тәмамлангач кына дөресләячәкләрен хә­бәр ит­кән иде. Регина Юнысова сүзләренчә, ул терминалга да институт белән килештерелгән язулар урнаштырылачак.

Универсиаданы үзебезне таныту өчен үткәрәбез дигән сүзләр еш яңгырый. Әмма ни өчен бу танытудан татар теле читтә кала? Кунаклар аңласын дип тырышу, алар телендә сөйләшү кирәк, әлбәттә. Әмма Универсиада булачак та бе­тәчәк, республика халкына хезмәт итәчәк объектларда татарча язулар булмау би­редә яшәүчеләрне ким ди­гәндә хөрмәт итмәү булып тора. FISU җитәкчелеге Казан­ның Универсиадага әзерлегенә югары бәя бирсә дә, Универсиаданың татар теле­нә булган мөнәсәбәтенә әлегә югары бәя биреп булмый.

Автор: Ләйсән Фәйзуллина
Чыганак: “Ватаным Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*