tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы кабат Универсиаданың шәрәфле кунакларын каршы ала
Татар конгрессы кабат Универсиаданың шәрәфле кунакларын каршы ала

Татар конгрессы кабат Универсиаданың шәрәфле кунакларын каршы ала

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты кабат Универсиада кунакларын каршы ала башлады. БТК чакыруы буенча Әстерхан, Башкортостан, Иваново, Кемерово, Киров, Коми, Красноярски, Курган, Ланинград, Магадан, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Самара, Саратов, Сахалин, Свердлау, Удмуртия, Ульяновски, Чуашия һәм Яраслау өлкәләреннән 98 кеше милләттәшебез Универсиаданың шәрәфле кунаклары буларак килә.

Алар дүрт көн дәвамында Универсиада уеннарында булудан тыш, махсус оештырыллган күп кенә башка чараларда да катнашачаклар.

Әйтик, 15 июль көнне “Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очрашачак.

16 июль кичен исә кунаклар спорт уеннарын караганнан соң, “Мәдәни Универсиада” паркына барачак.

Шимбә, 17 июль көнне кунаклар “Бибарс Сарай” дип аталган Казан ханлыгы һөнәрчеләр бистәсенең интерактив театраль мәйданчыгына барачак. Монда яшьләр милли һәдияләр, тегү-чигү, тал чыбыгыннан эшләнмәләр. тимерчелек, һөнәрчелек, корал, милли уен кораллары үрнәкләре белән таныша алачак. Кичен исә Универсиаданың ябылу тантанасында катнашачаклар.

Шулай ук Универсиадага килгән яшьләр өчен “Болгар” музей-тыюлыгына махсус экскурсияләр дә оештырылачак. Монда алар берничә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*