tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уңышлы һәм имин ел булсын!
Уңышлы һәм имин ел булсын!

Уңышлы һәм имин ел булсын!

Хөрмәтле ватандашлар!

Яңа ел – көтеп алынган үзен¬чәлекле бәйрәм. Ул якты өметләр һәм яхшы кәеф, йомгак ясау һәм киләчәккә планнар төзү вакыты. Киләсе ел һәркайсыбыз өчен куанычлар һәм шатлыклы мизгелләр белән тулы булыр дип ышанам.

2013 ел Татарстанда XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы билгесе астында узды. Уеннар чын мәгънәсендә яшьлек һәм спорт, дуслык һәм татулык бәйрәме булды. Аңа әзерләнү һәм үткәрү чорында ярдәм күрсәткән барлык татарстанлыларга ихлас күңелдән рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Гаять зур эш эшләнде. Универсиада башкалабызны да, үзебезне дә үзгәртте. Безне тагын да ачыграк һәм уңышлырак итте, бөтен дөньяга сибелгән яңа дуслар һәм танышлар өстәде.

Икътисадта һәм социаль өлкәдәге тотрыклылык татарстанлыларга киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә. Демографиядәге уңай үзгәрешләр, ватандашларыбызның фәнни һәм мәдәни казанышлары моны раслый.

Ләкин без, уңышка ирешкәч, туктап калмыйбыз. Бүген Татарстан үсешенең өр-яңа этабына аяк баса. Республика алдында яңа амбицияле бурычлар тора. Бу – илдә аналогы булмаган нефтехимия һәм сәнәгать өлкәсендәге дөньякүләм яңа проектлар, Иннополис һәм СМАРТ-Сити киләчәк шәһәрләрен төзү, логистика инфраструктурасын үстерү, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү. Уртак тырышлык белән бу планнар, һичшиксез, тормышка ашачак.

Уңышлар белән беррәттән югалтуларыбыз да булды. Уртак өебездәге тынычлыкны һәм татулыкны бозарга тырышу очраклары безне тагын да берләштерде. Халкыбызның гореф-гадәтләре кискен карашларны кабул итми, чөнки без тынычлык һәм татулык яклы.

Киләсе ел Мәдәният елы дип игълан ителгән. Мәркәзебез Казан 2014 елда төрки дөнья¬ның башкаласы булу безне бик куандыра. Татарстанлылар Мәдәният елына багышланган күпләгән чараларда теләп катнашыр дип ышанам.

Кадерле дуслар!

Яңа ел уңышлы һәм имин булсын, күңел түрендәге иң кадерле теләкләребез тормышка ашсын, максатларга ирешелсен!

Яңа 2014 ел белән колыйм!

Татарстан
Республикасы Президенты
Р.Н. Миңнеханов

Один комментарий

  1. Behzat Aktash

    Bik zur rähmät.
    Däülätebez, millätebez, halkıbıznı dönyaga tanıtuda uzgan yıl bik zur üleş kerettegez. Bu eşçänlegegez öçen sezne, sez Cumhurbaşkanıbıznı täbrik itäbez.
    Ulıgıgıznı fani dönyaga cibärgänegez bu uzgan yıl mäñgegä isebezdä hatırıbızda bulaçak. Sezgä gailägezgä sabır telibez.
    2014 häm aldagı yıllar millätebezneñ tagın da üseş yılları bulsın ide. Bu turıda sezgä häm Tatarstan Citäkçelärınıñ barısına uñışlar, saulık sälamät telibez.
    Tatarlar Cämgiyäte Räise
    Törkiyä / İzmir
    Behzat Aktash

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*