enrutat
Баш бит / Уңышның сере – аңлашып эшләүдә
Уңышның сере – аңлашып эшләүдә

Уңышның сере – аңлашып эшләүдә

Бу язмада Арча  районында алдынгы крестьян-фермер хуҗалыгы оештыруда хатын-кызның роле турында.

– Мин үзем Күпербаш кызы. Кечкенәдән эшләп үстем. Шуңа авылда калудан да курыкмадым. Өйләнешкәндә миңа – 19, Дамирга 22 яшь иде. Үз йортыбызны төзеп чыктык. Мин педагогика көллиятен тәмамлаган идем. Аннан психолог һөнәрен дә үзләштердем. 5 ел Казанбашта мәктәптә укыттым, 17 ел Көтек балалар бакчасын җитәкләдем. 2007 елда үз эшебезне башлап җибәрдек, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем Көтектә яшәүче Нурзилә Шакирҗанова. – Иң беренче эшне без ике көнлек каз бәбкәләре һәм үрдәк бибиләре алудан башлап җибәрдек. Аларны үстереп, каклап саттык та, акчасына тана бозаулар алып кайттык. Голштинофриз токымлы. Менә шулай эшебез башланып китте. Хәзерге вакытта 160 баш мөгезле эре терлек, шуларның 75е сыерлар, бар. Без терлекләр сатып алмыйбыз, ясалма орлыкландыру ысулы белән үзебез үстерәбез. 430 гектар чәчүлек җирләре, бөтен төр техника, тегермәнебез бар. Азыкка да кытлык кичермибез, тагын бер кыш чыгарлык азык калды да әле.

Сөйләве генә җиңел, бар да шома гына бармый аларның. Кибет тотып, сөт продуктларын сатуны оештырып карыйлар, клиентлар табып, өйләренә илтеп бирәләр. Шулай кредитларын түлиләр. Аннан сөт бәяләре төшеп китә. Тагын кыенлыклар килеп туа. Хәзер сөтне ваклап сатмыйлар, “Идел” агрофирмасы” ширкәтенә тапшыралар.

– Ике савымчыбыз, бер терлекчебез бар. Ай саен 15 мең сум хезмәт хакы түләп барабыз. Квартал саен премия бирәбез, – ди Н. Шакирҗанова. – Улыбыз Надир да биредә эшли. Ул – төп ышанычыбыз. Кызыбыз Дилә, киленебез Сәрия һәрчак ярдәмгә әзер торалар. Дамирның нәрсәгә тотынса, шуңа кулы бара. Терлекләргә азык өләшүче яңа техника алдык, үзе ике кешене алыштыра. Киләчәктә дә яңа технологияләр кулланырга, кул хезмәтен киметергә планлаштырабыз. Әмма ничек кенә булмасын, гаиләнең ныклыгында, дус, тату яшәвендә һәм эшләвендә, беренче чиратта, хатын-кызның роле зур.

Үзе турында “Мин монда координатор гына, берни эшләмим, читтән торып кына идарә итәм”, – диде Нурзилә. Көн саен иртүк өчтә торып, аннан кичен йөк машинасы белән савымчыларны алып килүне, кайтарып куюны, керем-чыгымнарны исәпләп бару, вакытында хезмәт хаклары тапшыру, бөтен нәрсәне контрольдә тотуны ул эшкә санамый. “Хәзер бик җайлы. Камералар бар, телефон, компьютер аша кемнең нәрсә эшләгәнен карап кына торабыз”, – ди.

Шакирҗановларның киләчәккә планнары да зурдан. Ферманы зурайтып, заманчалатып эшләргә уйлыйлар. Әлегә төгәл ничек буласын күз алдына китереп бетерә алмыйбыз, дисәләр дә, күренеп тора, барысын да уйлап куйганнар инде.

Гөлсинә Зәкиева

http://arskland.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*