enrutat
Баш бит / Урал аръягына сәяхәт
Урал аръягына сәяхәт

Урал аръягына сәяхәт

    Бу көннәрдә язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, милләттәшләребез чакыруы буенча,  Урал аръягында эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Ул Курган һәм Свердловск өлкәләрендә татар тарихы белән бәйле урыннарны өйрәнде, дини һәм милли чараларда катнашты, музей, архив, китапханәләрдә эшләде, төбәк тарихы буенча бай материал туплады.

P1050029

Фәүзия Бәйрәмованың Урал аръягына сәфәре Курган өлкәсенең Әлмән районындагы Бишнәк авылында 29 июльдә — Гает бәйрәме көнендә мәчет ачылу тантанасында катнашудан башланды. Бу авылга нигезне 1586 елны, эчкен татарлары салган, дигән фаразлар бар. Үзәктән шактый еракта, юлсыз сазлык һәм урман эчләрендә урнашкан бу татар авылында заманында мәчет тә, муллалар да булган. Шәхес культы елларында муллаларын —  63 яшьлек Абдуллаҗан Рамазановны һәм 58 яшьлек Хәкимҗан  Мифтахетдиновныһәм тагы берничә мөселманны атып үтергәннәр, мәчетен клуб итеп сүтеп салганнар. Һәм менә 80 елдан соң, шушы авыл кешесе, хәзер Курган шәһәрендә яшәгән Вилдан Шәяхмәтов үз акчасына Бишнәктә иске мәчет урынында яңасын салдырган, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!P1050034

Мәчет ачылу тантанасында Курган һәм Чиләбе шәһәрләреннән мөфтиләр, муллалар, милли оешма җиткәчеләре, тирә-күрше авыллардан татарлар һәм казахлар килгән иде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Курган бүлеге җитәкчесе, Әлмән районы хакимият башлыгы урынбасары Ринат Кәримов, авыл җитәкчелеге, мөфтиләр һәм имамнар, кунаклар чыгыш ясады. Фәүзия Бәйрәмова яңа мәчеткә үзенең «Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары» дип аталган китабын һәм башка дини-милли китаплар бүләк итте, теләкләрен җиткерде. Ул шулай ук бу авылда Габдрәшит Ибраһимның ерак туганы, 40 ел буе укытучы булып эшләгән Гарифә Хадиева-Тынкачева белән дә махсус очрашты. Авылда бүген башлангыч мәктәп кенә калган, анда да укыту бары тик урыс телендә генә, юл юк, газ кертелмәгән, халыкка эш юк, шуңа күрә яшьләр китә.

Фәүзия Бәйрәмова шулай ук өлкәнең Әлмән, Өчкүл, Эчкен авылларында да булды, мәчет-мәдрәсәләрнең тарихын өйрәнде. Шунысын да әйтергә кирәк, Әлмән авылы мәдрәсәсендә заманында Габдрәшит Ибраһим укыган, ул әнисе ягыннан шушы авыл кешесе, данлыклы дипломат Фазыл Тынкачевлар нәселенә килеп тоташа. Бүгенге Әлмән район үзәге музее элеккеге мәчет бинасына урнашкан, анда татарлар турында да бай мәгълүмат табарга була, хәтта Фазыл Тынкачевның кабер ташы да биредә тора. Музей директоры Әнвәр Кидрасов белән очрашып, Фәүзия Бәйрәмова аңа төбәк тарихын, Габдрәшит Ибраһим һәм Тынкачевлар тарихын ныклап өйрәнүне һәм яктыртуны сорады. Кызганычка каршы, заманында зур татар авылы булган Әлмәндә бүген татар мәктәбе дә, татар газетасы да юк, мәчет тә иске бер кечкенә бинада урнашкан, ә борынгы татар зираты өстендә — ял паркы һәм сыраханәләр…

Курган өлкәсендә Эчкен (Йолдыз) һәм Өчкүл кебек милли һәм дини авыллар да бар, Фәүзия  ханым аларда да булды, мәктәп-мәчетләргә үзенең китапларын бүләк итте. Эчкен татарларының милли һәм дини лидеры, Шадрин район советы депутаты, фермер, «Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары» китабының проект авторы һәм төп иганәчесе Әхмәдулла хаҗи Хәбибуллин китап авторы Фәүзия Бәйрәмовага бу сәфәрен оештыруга да зур ярдәм күрсәтте, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!P1050005

Фәүзия Бәйрәмова Курган өлкәсеннән соң сәфәрен янәшәдәге Свердловск өлкәсендә, аның көнчыгыш төбәкләрендә дәвам итте. Биредә ул Ирбит, Алапаевск, Туринск, Слобода Турниская шәһәрләрендә һәм Байкал, Юрты авылларында булды, милләттәшләребез, дин кардәшләребез белән очрашты, музей-архивларда эшләде, борынгы татар зираталарында, мәчетләрдә булды. Хәзер дә Төмән өлкәсе белән чиктәш булган, ә урыслар басып алганчы Себер ханлыгы составында булган бу яклар тарихи яктан бик бай һәм гыйбрәтле.

1582 елның сентябрендә Ермак беренче булып хәзерге Туринск каласын яулап ала, ул вакытта шәһәр Япанчы каласы, дип атала, аның белән татар морзасы Япанчы идарә итә.  Татар каласы тиз генә бирелми, халык үлгәнче сугыша, бик азлар гына урманнарга качып котыла ала, Ермак шәһәрне ут төртеп яндыра. Бүгенге көндә Туринск шәһәрендә татарларның милли һәм дини оешмалары юк, үзләре дә юк дәрәҗәсендә. Биредәге татарларның бер өлеше көчләп чукындырылган һәм урыс милләте составына күчкән, бер өлеше Себер урманнарына һәм авылларга таралган. Музей хезмәткәрләре белән очрашканда, шәһәр читендә ике чит зират барлыгын әйттеләр, болар татар зиратлары булырга тиеш, әмма алар өйрәнелмәгән. Шәһәр музейларында татар тарихын чагылдырган экспонатлар юк.

Слобода Туринская шәһәре музеенда бүгенге татар тормышын чагылдырган экспонатлар — чиккән читекләр, түбәтәй-яулыклар бар, чөнки районда ике татар авылы бар икән. Шулай ук районның борынгы тарихы күргәзмә-карталарында да татар эзләрен очратырга мөмкин, әйтик, Юрты авылы янындагы ике мең еллык курганнарны, 16-17 гасырлардагы мөселманча җирләнгән каберлекләрне шуңа кертергә була. Район мәдәният хезмәткәрләре Юрты авылына килеп, быел аның 410 еллыгын рәсми рәвештә уздырганнар, бу авылда сабантуйлар инде 10-15 ел буе уза икән. Фәүзия Бәйрәмова мәктәп директоры Эльвира Кәримовага авыл тарихын өйрәнә башларга һәм язарга тәкъдим итте. Үзәктән шактый ерак булса да, авылда интернет бар, татарлар яратып Казаннан ТНВ каналын карый.

Юрты — себер татарлары авылы, элек ул Илено-Вогульский, дип аталган, халык телендә Элән, дип йөрткәннәр. Авылда башлангыч мәктәп, укытулар бары тик русча гына. Элек мәчет булган, ул 1929 елда ябылган, хәзер авылда мәчет тә, мулла да юк, кеше үлсә, Төмәннән мулла алып киләләр, юлга акчасы юклар җеназасыз гына күмәләр. Халык белән эшләүче юк, шуңа күрә дин дә юк. Олы буын үзара татарча сөйләшә, әмма катнаш никахлар шактый. Халык күпләп мал-туар тота, ирләрнең бер өлеше эшкә төньякка йөри, котыпка барып эшләүчеләр дә бар. Авылда табигый газ юк, халык утын яга, өйләргә елга суы кертелгән, эчәр суны район үзәгеннән машиналар белән китерәләр.

Биредән ерак булмаган Байкал авылында (район үзәге) татарлык юк, әмма тирә-яктагы җир-су исемнәре барысы да диярлек татарча — авыл янындагы Байкал күле,   күл янындагы Баит тавы, Сарабайлы елгасы — биредә кайчандыр татарлар яшәгәнен сөйләп тора… Фәүзия Бәйрәмова җирле музейда булып, төбәкнең тарихын өйрәнде, бу якларда Себер ханлыгы чорында татарлар һәм вогуллар (ханты) яшәгәнлеген ачыклады.

Ирбиттән көнбатыш тарафтагы Алапаевск шәһәренең дә атамасы татарча булып чыкты. Бу торак урыны беренче тапкыр 1639 елда искә алынса да, анда кешеләр, шул исәптән, татарлар да элек-электән яшәгән булырга тиеш. 1897 елгы халык санын алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ул вакытта Алапаевск шәһәрендә 80 татар яшәгән, 1910 елда беренче мәчет ачылган. Хәзер Алапевск шәһәрендә 5-6 мең татар, мөселман яши, аларның күпчелеге металлургия заводларында эшләгән. Шәһәрдә зур мәчет бар, ул 1998 елда ачылган.

Фәүзия Бәйрәмова мәчеттә милләттәшләребез, дин кардәшләребез белән очрашты,  күп сорауларына җавап алды. «Сәфәр» мөселман оешмасының рәисе булып милләттәшебез Фирдәвес Латыйпов тора, дагыстанлы эшмәкәр Ризван Муртазалиев имамлык итә. Никах белешмәләре, туу таныклыклары татарча бирелә, җомга намазларында зал халык белән тула, гаетләрдә исә сыймыйлар да, намазны ишегалдында укыйлар. Шәһәр читендә татар зираты бар, мәчет каршында хәдисләрдән зур банерлар тора, Алапаевскиның мөселман-татарлары биредә хөрмәткә ия, алар белән хисаплашалар. Шәһәрдә шулай ук «Чулпан» ансамбле барлыгын да әйтеп китәргә кирәк.

Әмма бу төбәктә төп танылу алган шәһәр — ул Ирбит каласы, һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова да төп вакытын шушы шәһәрнең тарихын өйрәнүгә бирде. Ирбәй елгасы буена урнашкан бу бистә-шәһәргә 1633 елда нигез салынган, диелсә дә, биредә инде элек-электән кешеләр яшәгән. Ирбит-Эрбет үзенең халыкара ярминкәсе белән данлыклы, ул 17 гасырның беренче яртысыннан башлап, 1930 елларга хәтле эшли, анда катнашучыларның өчтән бере татар сәүдәгәрләре була. Шәһәрдәге затлы йортларның да бер өлеше татар байларыныкы була, данлыклы сәүдәгәр-купец Зәйнетдин Агафуровның йортлары әле дә саклана. 1863 елда Ирбиттә ике катлы таш мәчет ачыла, аның беренче имамы булып Габделбарый Яушев тора, мәчетгнең төп химаячысы Зәйнетдин Агафуров була.

Шунысын да әйтергә кирәк, танылган дин галиме, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимның да язмышы беркадәр шушы Ирбит ярминкәсе белән бәйләнгән. 1877 елда, Төмән янындагы Яңавыл мәдрәсәсеннән соң, ул шушы Эрбет ярминкәсенә килгән татарларның атлы олавына утырып, Казанга юл ала. 1885 елда, Мәдинәдә дини гыйлем алганнан соң, Тара шәһәре сәүдәгәрләре аңа Эрбет мәчетендә имам булырга тәкъдим итәләр, Габдрәшит Ибраһим ризалаша. Әмма аңа Эрбеттә эшләргә туры килми, татар шәкертләрен Мәдинәгә илтеп куйганнан соң, ул туган Тара шәһәре мәчетендә имамлык итә башлый. Истәлекләрдән күренгәнчә, Габдрәшит Ибраһим үзе дә, аның ата-бабалары да Эрбет ярминкәсендә еш булалар, чөнки ярминкә татарлар өчен сәүдә урыны гына булмыйча, җыелып киңәшләшү урыны да булып тора.

1929 елда Эрбет мәчете татар-башкорт мәктәбенә, аннан соң китапханәгә бирелә, ә ел ахырында мәчет буларак шәһәр хакимияте карары белән бөтенләй ябыла. Башта Эрбет мәчетендә балалар полоклиникасы була, аннан — аракы заводы… Туксанынчы еллар уртасында дин әһелләре дә, татарлар да бу мәчетне яңадан үзләренә кире кайтарырга тырышып йөриләр, әмма бу эшне эшли алмыйлар. Аннан мәчет бинасын рус эшмәкәре сатып ала, хәзер анда дистәләгән кибет һәм халык көнкүреше музее. Әйтүләре буенча, рус эшмәкәре мөселман-татарларга бу бинаны сатып бирергә теләгән, әмма татарларда андый акчалар табылмаган. 1995 елда Ирбиттә мөселман оешмасы теркәлгән булган, 1997-1998 елларда алар яңа мәчет төзү артыннан да йөреп караганнар, әмма аларга җир бирмәгәннәр. Хәзергесе көндә милләттәшебез Рамил Галиев үз йорты янәшәсендә бер өйне сатып алып, 2001 елдан бирле шуны мәчет итеп тоталар, анда дагыстанлы эшмәкәр Мөхәммәтәмин Исаков имамлык итә. Ә мөселман оешмасын исә, төрле сәбәпләр табып, теркәлүдән дә төшереп калдырганнар.

Фәүзия Бәйрәмова бу мәчетләрнең искесендә дә, хәзергесендә дә булды, дин әһелләре, татарлар белән очрашып сөйләште, алга таба бу юнәлештә ниләр эшләргә киңәшелде. Әлбәттә, Ярминкә мәчетен кире алырга кирәк, әмма аны хөкүмәт татарларга сатып түгел, ә бушка кире кайтарырга тиеш. Бу эшне Екатеринбургтагы татар оешмалары һәм дин әһелләре ярдәменнән башка эшләү мөмкин түгел, ә алар Эрбеттә сирәк кунак.  Шәһәрдә меңнән артык татар яши, әмма алар артык актив түгел, милли һәм дини оешмалары юк. Шул ук вакытта борынгы татар зираты бар, дини йолалар саклана, халык бер-берсе белән элемтәдә тора. Биредә, нигездә, сугыштан соңгы авыр елларда Татарстаннан һәм Башкортстаннан килгән татарлар, аларның нәселе яши, халык мотоцикл заводында һәм башка авыр эшләрдә эшләгән. Шулай ук Эрбет ярминкәсе чорында бирегә килеп төпләнгән татарларның нәселе дә саклана, халыкара спорт мастерлары Хәсән һәм Рәис Ситларовлар әнә шундыйлардан. Аларның ерак бабалары Гафиулла бирегә 1893 елны, Кукмара районының Сазтамак авылыннан итек сәүдәсе белән килгән була һәм шушында төпләнеп кала. Фәүзия Бәйрәмова бу нәсел вәкилләре белән дә очрашып сөйләште, татарлар турында бай материал туплады.

Бүгенге көндә Эрбет шәһәрендә 7 музей эшли, әмма аларда татарлар турында экспонатлар күп түгел. Шул ук вакытта Эрбет шәһәре, аның тарихы, ярминкә чоры турында бай мәгълүмат алырга мөмкин. Фәүзия Бәйрәмова бу музейларның барысында да диярлек булды, аларның китапханәләрендә эшләп, узган гасырларда басылган хезмәтләрдән татарлар турында күп мәгълүмат алды. Ул шулай ук  Эрбетнең  татар зиратында борынгы кабер ташларын да өйрәнде,  аның Сверловск өлкәсендәге бу сәфәрендә милләттәшебез Рамил Галиев зур ярдәм күрсәтте, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Свердловск өлкәсендәге бу кечкенә шәһәрләр, металлургия заводлары ябылу һәм җирле промышленность җимерелү сәбәпле, әкренләп юкка чыга баралар. Биредә татарлар гына түгел, руслар үзләре дә зур проблемалар алдында торалар. Әмма бу шәһәрләр белән ни генә булса да,  галимнәрнең максаты андагы тарихны теркәп, өйрәнеп калу, ә җәмәгать эшлеклеләренең максаты — милләтнең  исән калу юлларын барлау һәм күрсәтү. Яшәү өчен бик җайлы урыннарга — Урал таулары белән Себер урманнары арасына, су буйларына, уңдырышлы җирләргә   урнашкан Ирбит-Тура төбәгенең, анда яшәүче милләттәшләребезнең киләчәккә дә хаклары бар. Һәм нинди шартларда да татар булып, мөселман булып исән калу юлларын бергәләп, киңәшеп эзләргә кирәк. Язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Урал аръягыннан әнә шундый фикерләр белән кайтты, алар аның алдагы хезмәтләрендә чагылыш табачак, ин ша Аллаһ!

                  Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге.

                              2014 ел, 4 август.

                   Татарстан Республикасы.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*