tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урал аръягында татар телендә «Туган телем» шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Урал аръягында татар телендә «Туган телем» шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Урал аръягында татар телендә «Туган телем» шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Урал аръягында – Курган өлкәсенең Сафакүл районында  Татар теле көнен бәйрәм итүгә багышланган «Туган телем» шигырь укучылар бәйгесе узды.

Бәйгене Курган өлкәcенең Халык иҗаты һәм кино үзәге, Сафакүл авылы Төрки телле халыкларның милли мәдәниятләре үзәге һәм Курган өлкәсе татарлары конгрессы оештырды.

Быел конкурс беренче тапкыр онлайн-форматта үткәрелде. «Урал аръягы милли мәдәнияте» проекты кысаларында конкурсантларның чыгышлары видеолары ВКонтакте төркеменә урнаштырылган иде.

Иҗади бәйгедә Курган өлкәсенең Сафакүл һәм Әлмән районнарыннан, Курган һәм Шадринск шәһәрләреннән егерме конкурсант катнашты. Катнашучылар арасында үзизоляциядәге табиб, мәдәният хезмәткәрләре, пенсионер, укучылар бар иде.

Жюри катнашучыларны төрле яшь категорияләрендә лауреат дипломнары һәм I дәрәҗә дипломнар белән бүләкләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*