tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урамда да татарча сөйләшегез!
Урамда да татарча сөйләшегез!

Урамда да татарча сөйләшегез!

Безнекеләрдән кайберләренә кирәкми, читтәгеләрнең барысына да кирәк. Нәрсә ул? Туган тел. Бүген татар теленең кадере шундый. Кичә башкалада татар теле һәм әдәбияты буенча III төбәкара олимпиада җиңүчеләрен бүләклә­деләр. Анда яшьләр туган телне саклау турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Чарада катнашкан Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шә­рипов, республикабыздагы иң зур байлык – халыклар дуслыгы, дип белдерде. Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренә теллә­рен саклау, үстерү өчен шартлар тудырырга тырышуларын җиткерде.

Бөтендөнья Татар яшь­ләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйтүенчә, татар теле ул – яшьләр теле. “Туган телебезне өйрәнеп кенә калмыйча, аны үстерүгә кө­чегезне куегыз. Төбәк­ләр­дәге татар оешмалары, хә­рә­кәтләренә кушылыгыз, ”Мин татарча сөйләшәм” ак­циясендә катнашыгыз. Татар теле – яшьләр дөнья­сы, ул бик кызык. Дипломыгызны сейфка бикләп куймыйча, эшегездә куллансагыз иде”, – диде ул, яшь­ләргә киңәшләрен биреп.

Мин – нәселемнең тел сакчысы

Бәйгедә илнең 22 төбә­геннән 180 кеше катнашкан. Кичә шулар арасыннан сигез җиңүче ачыкланды. Укучылар татар теле һәм әдәбияты, сәнгатьле сөйләм юнәлешләрендә көч сынашты. Сәнгатьле сөйләм бәйгесендә берьюлы ике кеше – Мәскәүдән Илнар Каюмов белән Башкортстаннан Тимур Суфиянов Гран-при яулады.

Олимпиадада катнашучылар туган телнең тамырында аның бүгенгесе, ки­ләчәге ятуын яхшы аңлый. “Мин татар телен яхшы белергә тиеш. Чөнки мин – булачак әти, гаилә башлыгы. Әгәр туган телемне белмәсәм, аны балаларыма өйрәтә алмаячакмын. Мин – нәселемнең тел сакчысы”. Иҗади бәйгедә ир-егетләр­нең язган сүзләре бу.

КФУ мөгаллимәсе, жюри рәисе Эльвира Денмөхәм­мәтова, укучыларның эшлә­рен тикшерү җиңел түгел, ди. “Комиссия әгъзалары­ның күзләренә яшьләр кил­гән чаклар да булды. Тел турында нинди генә сүзләр сөйләмәсеннәр, нәрсә генә язмасыннар – эшләрне тик­шер­гәндә, укучыларның телебезне сакларга телә­гәннәренә, күңелләре керсез икәнлегенә инандык. Бу теләкләре киләчәктә дә сүнмәс дип ышанабыз. Эше­гезнең әҗерен күрү бәйрә­ме белән котлыйм”, – диде ул.

“Туган телемне үзлегемнән өйрәнәм”

Гран-при иясе Илнар Каюмов Мәскәү шәһәренең Муса Җәлил исемендәге эт­но-мәдәни мәктәптә унынчы сыйныфта белем ала.

– Әби-бабайларым Тү­бән Новгород өлкәсендә яши. Җәйге каникулны алар янында уздырам. Өйдә, Мәс­кәүдә татарча сөйлә­шер­гә тырышабыз. Әти машина йөртә, әни – хисапчы. Абыем вузда укый. Телне гаиләдә дә, мәктәптә дә өйрәнү кирәк. Бездә татар теле бары башлангыч сыйныфларда гына укытыла. Мин татар теле укытучысы янына барып, үземне кызыксындырган сораула­рым­ны бирәм. Ул барысын да җентекләп аңлата, китап­лар тәкъдим итә. Унынчы сыйныфның әдәбият дәрес­легенә кергән барлык әсәр­ләрне укып чыктым. Кыс­картып түгел, тулысынча. Милли җанлы мин. Мәктә­бебездәге Каюм Насыйри үзәгендә иҗади очрашулар, чаралар үткәрелә. Шә­һәрдә мәдәни үзәкләр бар, мәчетләрдә дә татарча өй­рәнеп була”, – ди киләчәктә физик булырга теләүче Илнар.

“Бездә чикләү, кысрыклау юк”

 Самарадагы “Яктылык” мәктәбенең татар һәм урыс телләре укытучысы Фәния Гыйлаҗева әнә шулай ди. Анда 550ләп укучы укый икән. Мөгаллимә, урыс теле дәресләрен татар теленә бәйләп өйрәтәм, ди. “Мәк­тәп ачылганнан бирле татар телен атнасына 2–9 нчы сыйныфларда – 3әр, югары сыйныфларда 2шәр сәгать укыттык. Хәзер дә шулай. Самарада татар телен укытуга караш яхшы. Без бик канәгать. Укучылар татар теле бәйгеләрендә, олимпиадаларда бик теләп катнаша. Яхшы мөгамәлә өчен татарстанлыларга рәх­­мәт”, – ди Фәния ханым.

Гөлнара Тамендарова Оренбург өлкәсендәге Озер­ки мәктәбендә 32 ел татар теле укыта. Укучылары татар теленә багышланган бәйгеләрдә җиңүләр яулый икән. Мәктәптә татар теле 9 нчы сыйныфка кадәр өчәр сәгать укытыла, шу­лар­ның берсе – әдәбият.

– Татарстаннан ерактарак яшәгән саен, туган тел кадерлерәк. Ул бит – ана телебез. Тел бетсә, милләт бетә, укучыларыбыз шуны яхшы аңлый. Дәрестә татарча сөйләшәбез. Анда 82 укучы белем ала. Ел саен мәк­тәптә татарча спек­такль­ләр куябыз. Телне бар көче­безне куеп сакларга тырышабыз. Әмма авыл картая бара, яшьләр күбрәк ш­ә­һәргә китә, – дип сөйләде Фәния ханым.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиул­лин укучыларны бәйгегә әзерләгән мөгаллимнәргә күңелләрендәге изге хисне укучыларга җиткерә алуы өчен рәхмәт әйтте. “Рухыгыз көчле булсын! Телне гаилә­дә саклап калып, урамда да татарча сөйләшегез, аны мәгъ­лүмат чараларында кул­ланырга курыкмагыз. Туган телебезнең үсешен дөнья күләмендә җиткерү, аны яклау максатында сезне апрель аенда узачак халыкара олимпиадада көтеп калабыз”, – диде ул.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*