tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ураза бәйрәме уңаеннан балалар өчен бәйрәм
Ураза бәйрәме уңаеннан балалар өчен бәйрәм

Ураза бәйрәме уңаеннан балалар өчен бәйрәм

Ураза бәйрәме уңаеннан Казан шәһәрендә беренче тапкыр балалар өчен бәйрәм үткәреләчәк! Әлеге бәйрәмгә диненә һәм милләтенә карамастан, 0+ дән 16 яшькә кадәрле балалар һәм аларның әти-әниләре чакырыла!

Чараның программасында:

  • Балалар өчен кызыклы күңел ачу;
  • Интеллектуаль, спорт һәм иҗади конкурслар;
  • Мастер – класслар;
  • Планетарий;
  • Зоопарк һәм башка бик күп төрле конкурслар.

Конкурста катнашкан һәрбер кеше призлы булачак.

Программаның төп кунаклары Фиксиклар булачак, алар балаларга чын әкият күрсәтәчәкләр!

Әлеге гүзәл бәйрәм 17нче июль көнне, 8:30 сәг. тә Дәрвишләр бистәсе скверында (“Бәхетле” кибетенә каршы)  башланачак.

Оештыручылар: Казан шәһәре Совет районы Администрациясе ярдәмендә Нагорный бистәсендәге “Иман нуры” мәчете.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*