tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ураза-бәйрәмгә кая барырга?
Ураза-бәйрәмгә кая барырга?

Ураза-бәйрәмгә кая барырга?

Мөселманнар өчен иң кадерле һәм мөкаддәс Рамазан ае ахырына якынлаша. Рамазан-шәриф ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаете быел 4 июньдә үткәрелә. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре һәм гает намазлары укылачак. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм республика мөхтәсибәтләре татарстанлыларга күпсанлы чаралар әзерли.

Әйтик, быел казанлыларны М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында зур гаилә бәйрәме белән сөендерәчәкләр. Биредә 4 июнь көнне көндезге сәгать 13.00-дә «Рамазан Фест» дип исемләнгән шәһәркүләм чара узачак. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре белән берлектә оештыра. Бәйрәм программасы гаилә ныклыгы, яшьләр һәм өлкәннәр арасында буыннар чылбырын ныгыту темасына багышлана.

Теманы әби, бабай, әти, әни, абый, апа һәм оныклар ролендәге артистлар ачып салачак – алар килгән кунакларны паркның төрле урыннарында эшлиячәк мастер-классларга җәлеп итәчәк. Дәресләрдә чигү, бәйләү, күннән беләзекләр, пластилиннан, балчыктан төрле әйберләр ясау, акча сугу, рәсем ясау, баш яулыклары бәйләү, никах күлмәкләре модасын карау планлаштырыла. Моннан тыш, дизайнер Нурия Умай мөселман модасында күзәтелгән трендлар турында лекция үткәрәчәк. Милли киемнәрдәге кызлар белән фотога төшү мөмкинлеге дә каралган. Шулай ук бәйрәмдә катнашучыларны төрле мавыктыргыч квестлар, аттракционнар, триал, воркаут тамашалары, футбол фристайлы белән куандырачаклар.

Аниматорлар аквагрим, сабын куыгы очыру һәм фәнни тамашалар тәкъдим итәчәк. Төп сәхнәдә чараны Айрат Заһриев алып барачак. Бәйрәмдә шулай ук Ильяс Халиков башкаруында мөнәҗәтләр яңгыраячак. Кунакларны сый-нигъмәтле табын, бүләкләр көтә. Программа күккә шарлар очыру белән төгәлләнәчәк. Чарада барлыгы 10 мең кеше катнашыр дип планлаштырыла. Бәйрәм паркка килүчеләрнең барысы өчен дә уздырыла, шуңа мөселман булмаган кунаклар да чарада үзләрен рәхәт хис итәчәк, ди оештыручылар.

Шул ук көнне 10.00дә Казанның “Гаилә” мәчетендә дә (Җ.Фәйзи ур., 2) Гаилә бәйрәме, Дәрвишләр бистәсе скверында (“Бәхетле” кибете каршында) балалар өчен “Ураза бәйрәм” дип исемләнгән шәһәркүләм чара узачак. Ул башкаланың “Иман нуры” мәчете, “Во благо вместе” хәйрия фонды, Совет районы хакимияте тарафыннан Совет районы мөхтәсибәте теләктәшлеге белән оештырыла. Бәйрәм 13.00-дә Коръән сүрәләре уку белән башланып китәчәк. Программага аятьләр уку, нәшидләр әйтү, иҗади чыгышлар, Рамазанга багышланган викторина, сабыйлар өчен төрле уеннар, мастер-класслар, аквагрим һәм башка күңел ачу чаралары кертелгән. Моннан тыш, “Нур” балалар татар театр студиясе бәйрәм кунаклары хозурына “Рамазан” дип исемләнгән спектакль тәкъдим итәчәк.

Ураза гаетен Татарстан районнарында да зурлап билгеләп үтәргә ниятлиләр. Яр Чаллы мөхтәсибәтендә Ураза гаетенә багышланган шәһәркүләм балалар һәм гаилә бәйрәме оештырыла. Чара көндезге 13.00дә Яңа шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында (Җиңү паркы) үткәреләчәк. Программага балалар һәм аларның әти-әниләре өчен кызыклы уен-ярышлар кертелгән. Сәхнәдә имамнар һәм «Хәзинә» мөселман балалары клубы вәкилләре чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук бәйрәм үткәрү мәйданында хәләл әйберләр сату ниятләнә.

Түбән Кама мөхтәсибәтендә бәйрәмне Ураза гаетенә багышланган театральләштерелгән тамаша белән билгеләп үтәчәкләр. Әлеге чара шәһәрнең «Гаилә» паркы сәхнәсендә 4 июнь көнне 10.00дә башлана. Моннан тыш, паркта яулык ябу, төсле шарлардан чәчәк, шулай ук кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класслар, Рамазанга багышланган викторина, хәрәкәтле уеннар, футбол һәм волейбол матчлары узачак.

Гаилә бәйрәменең чираттагысы Чистай шәһәренең Скарятин бакчасында 4 июнь көнне 13.00-дә башлана. Балаларны мастер-класслар һәм мавыктыргыч уеннар белән куандырачаклар. Чарада катнашучылар өчен бампербол “Сумо” кебек спорт уеннары үткәрү күздә тотыла. Шулай ук чара кысаларында Скарятин бакчасында сәүдә рәтләре эшләячәк.

Сарман мөхтәсибәтендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чарасы 14.00дә “Сабан туе” мәйданында уздырыла. Биредә велоярыш үткәрү ниятләнә. Кунаклар хәрәкәтле уеннарда катнашып, бүләкләр ота, тәмле пылаудан авыз итә алачак. Балалар өчен батут эшлиячәк. Аксубай үзәгендә гает намазыннан соң, балалар өчен районкүләм Рамазан бәйрәме була. Шундый ук чара Арчаның Җиңү паркында 13-00дә башлана. Олы Кайбыч авылы Үзәк мәчетендә исә гает намазында катнашкан 14 яшькә кадәрге балаларга татлы күчтәнәчләр таратачаклар. Ютазы мөхтәсибәтендә дә Ураза гаетенә зурлап әзерләнәләр. 4 июнь көнне 08.30да Урыссу Үзәк мәчете һәм “Фәнис” мәдрәсәсе янындагы мәйданда сабыйлар өчен бәйгеләр, уеннар үткәреләчәк. Тәмле пылау, бүләкләр дә була. Шундый ук балалар бәйрәме 5 июньдә 13.00дә Ютазы авылы мәчете мәхәлләсендә узачак.

4 июнь көнне Мамадыш мөхтәсибәтенең “Ярдәм” хәйрия үзәге тарафыннан Ураза бәйрәме уңаеннан мохтаҗларга, гарипләргә, күп балалы гаиләләргә яңа киемнәр таратылачак. Моннан тыш, шәһәрнең “Әхмәт Ясәви” мәчете 9.00дән 12.00 гә кадәр балалар өчен “Сабантуй” үткәрә. Мамадыш Үзәк мәчетендә вафат булган намаз әһелләрен искә алу, алар рухына дога кылу мәҗлесе уздырыла.

Менделеевск мөхтәсибәтендә гает бәйрәмендә Ураза Сабан туе оештырыла. Чара 9.00дә башлана. Сәхнәдә вәгазьләр укылачак, шулай ук Коръән уку, азан әйтү буенча бәйгеләр, спорт мәйданчыгында хәрәкәтле уеннар уздыру ниятләнә. 16.00дә кичке чара үткәреләчәк. Кунакларны бәйрәм пылавы белән сыйлаячаклар, шулай ук аларның викторинада катнашып, бүләкләр оту мөмкинлеге булачак.

4 июньдә 15.00дә Бөгелмәнең балалар паркында Рамазан ае тәмамлану уңаеннан “Ураза-бәйрәм-2019” дип исемләнгән гаилә бәйрәме була. Программада нәшидләр, мөнәҗәтләр, мәртәбәле кунакларның чыгышлары каралган. Моннан тыш, төрле мастер-класслар, интеллектуаль викторина, балалар арасында асфальтта рәсем ясау буенча бәйге, шулай ук милли көрәш, армрестлинг, армлифтинг һәм башка ярышлар узачак, “Рамазан базар” хәләл-милли ярминкәсе эшлиячәк. Сабыйларны аквагрим, сабын куыгы очыру, кәгазь тамашалары белән сөендерәчәкләр. Паркка килүчеләрне кайнар пылау белән сыйлау да күздә тотыла. Программа бәйрәм фейерверкы белән төгәлләнәчәк.

Иҗади һәм интеллектуаль бәйгеләр белән Ураәза бәйрәмен Кукмара мөхтәсибәтендә дә уздырачаклар. Биредә бәйрәм 8.30 сәгатьтә Үзәк мәчет янәшәсендәге паркта башланып китәчәк. Кунакларны шулай ук тәм-томнар һәм спорт ярышлары көтә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*