tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Урман күле-2018”: быелгы үзенчәлекләр
“Урман күле-2018”: быелгы үзенчәлекләр

“Урман күле-2018”: быелгы үзенчәлекләр

“Урман күле” яшьләр форумы быел икенче тапкыр узды. Былтыр яшь татар лидерлары Дмитровта җыелса, быел аралашу-фикерләшү мәйданы итеп Домодедово сайланган иде.
60 делегат, 3 спикер – форумныэ 3 көне дәвамында күп кенә кызыклы лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар булды.

  • Форумга килүчеләр географиясе: Әстерхан, Төмән, Екатеринбург
  • Төп тема: бизнес-фикерләү
  • Оештыручылар: “Бердәмлек” яшьләр клубы, Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте, Россия мөфтиләр шурасы, Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте
  • Спикерлар: бизнесмен-психолог Иван Самуэлян, веб-дизайнер Искәндәр Гобәйдуллин, разработчик Динислам Абдулсаламов.

Стратегик сессия “Стратегия 2050” программасы кысаларында татар халкының үсеш стратегиясе өчен проектлар тәкъдим итү кысаларында узды. Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм  Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов үткәрде.

Быелгы үзенчәлек – балалар программасы: экскурсияләр, квест, газета, театр, уеннар һ.б. Буш вакытта өстәл уеннары кичәсе, “Аулак өй” дискотекасы уздырылды.

Проектлар күргәзмәсендә катнашучылар “Милли хәзинә” уенын, “Балафест” балалар фестивален, “Подмосковье татарское глазами туриста” проектын тәкъдим иттеләр.

Форумның өченче көне Подольскига күчте – җирле мохтарият рәисе шәһәр буйлап автобуслы экскурсия уздырды. Форумны ябу тантанасы Подольск шәһәренең “Рахман” мөселман мәдәнияте үзәгендә үтте. Үзәкнең рәисе Рөстәм хәзрәт Давыдов аның ачылу тарихын сөйләде.

Киләсе форум тагын бер елдан – 2019 елның октябрь азагында көтелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*