tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмай авылында кунак бар
Урмай авылында кунак бар

Урмай авылында кунак бар

Бүген Чуашстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов Ульяновск өлкәсе Чардаклы авылыннан килгән Алиуллов Фазылҗан Шәйхелислам улы белән күрешеп аралашты. Аның күлыннан авторның үзе язган дүрт китабын, 150 якын китапны бүләк итеп кабул итеп алды. Барысыда Чуашстан Республикасы татар авыллары китапханәсенә тапшырылачак.

24 нче апрельдә Чуашстан Республикасының татар авылларыннан иҗади коллективлар Урмайга Халыкара “Урмай зәлидә” фестиваленең ачылышына киләчәкләр. Нәкъ шунда китаплар ияләренә барып җитәчәк. Фазылҗан аганың сүзләренә караганда, Чуаштанда яшәүче татарларның тормышы белән бик кызыксынып яратып яши, үзедә Буа районы Вольный Стан авылында туган, заманында Чуашстанның Шемурша районы Байтирәк мәктәбендә укыган. Шуңа күрә сагынып һәм үз итеп килгән.

Фазылҗан агага бүләк итеп, “Мишәр” ансамбленең солисты Илнар Хисамов, XIX гасырдагы борынгы Ләмбрә мишәрләренең “Сүгән яр” җырын бүләк итте. Нәтиҗәсе, Фазылҗан аганың күз яшьләре мөлдерәп акты. “Мин моны гомеремдә дә ишеткәнем юк, каян таптыгыз рәхмәт төшкере,  мондый байлыкны”,  дип сөенә-сөенә рәхмәт әйтте. Урмай мәдәният йортының һәм почмагын күреп, сокланып карап чыкты. 20 нче июньдә “Мишәр”, “Тамчы” ансамбльләрен туган авылына күрсәтергә теләде, концерт куярга чакырды. Әлеге хәзинәне туган ягымдагы кардәшләрем күрсеннәр иде диде Фазылҗан ага.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*