tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмай мәчетендә дини укулар башланды
Урмай мәчетендә дини укулар башланды

Урмай мәчетендә дини укулар башланды

1 октябрь көнне Урмай авылының «Кара Пулат» мәчетендә дини укулар башланды. Тантаналы чарада 70 кә якын бала, 20 дән артык хатын-кыз, 15 ир-ат катнашты.

Уку-укыту мәчеттә кабул ителгән программа тарафыннан алып барылачак. Ә дәресләргә килгәндә, шәкертләр өчен быел да фикх (гыйбадәт), иман (гакыйдә), Коръән уку нигезләре, әдәп-әхлак, Ислам тарихы, Пәйгамбәребез тормышы, гарәп теле фәннәре каралган. Балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым төркемнәргә бүленгән. Һәрбер төркемгә аерым көн билгеләнгән.

Укуларны мөгаллимә Рәмзия ханым Зиатдинова, Фәнис хәзрәт Сафиуллин алып барачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*