tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Урмай Зәлидә” җиңүчеләре Чабаксарда Федераль Сабан туенда чыгыш ясаячак
“Урмай Зәлидә” җиңүчеләре Чабаксарда Федераль Сабан туенда чыгыш ясаячак

“Урмай Зәлидә” җиңүчеләре Чабаксарда Федераль Сабан туенда чыгыш ясаячак

Чуваш Республикасының Комсомол районы Урмай авылында «Урмай Зәлидә» халыкара фестивале быел 24-25 апрель көннәрендә үткәреләчәк. Бу хакта төрки дөньяның традицион мәдәнияте фестивале директоры Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.
Фестиваль 24 апрель көнне ачылачак. Анда татар фольклор-этнографик төркемнәр, Чуваш Республикасының сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак.
25 апрель көнне Ульяновск шәһәре татар мәдәни үзәге иҗат коллективлары концерты булачак.
26 апрель көнне фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү һәм йомгаклау концертын уздыру планлаштырыла.
 “Урмай Зәлидә”дә иң яхшы дип табылган башкаручылар 7 июль көнне Чабасар шәһәрендә узачак Федераль Сабан туенда чыгыш ясауга юллама ала.
Фестиваль  Чувашстан татарлары милли мәдәни мөхтәрияте  рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Чуваш Республикасы мәдәният министрлыгы, Комсомол районы хакимияте, Бөтендөнья Татар конгрессы тарафыннан быел 6нчы тапкыр оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*