tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Урмай Зәлидә”нең йомгаклау концерты узды
“Урмай Зәлидә”нең йомгаклау концерты узды

“Урмай Зәлидә”нең йомгаклау концерты узды

24-25 апрель көннәрендә Чуваш Республикасының Комсомол районы Урмай авылында «Урмай Зәлидә» халыкара төрки дөнья традицион мәдәнияте фестивале үтте.

Фестивальнең ачылышы 24 апрель көнне булды. Анда Чуваш Республикасының һәм Чабаксар, Канаш шәһшрләренең татар авыллары иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясады.

25 апрель көнне Ульяновск шәһәре һәм Ульяновск өлкәсе фольклор коллективлары, сәнгать осталары концерты булды.

Бүген, 26 апрель көнне, иртән җиде номинация буенча конкурс узды. Кичен фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләделәр һәм йомгаклау концерты гөрләп үтте.

“Урмай Зәлидә” фестиваленең йомгаклау чарасында Бөтендөнья татар конгрессы фонды директоры Сәрия Зиннәтова катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы “Урмай Зәлидә” фестивален оештыручыларның берсе булып тора һәм традиция буенча  сертификат һәм Гран-при тапшыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*