tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмайда бәйрәмгә көтәләр
Урмайда бәйрәмгә көтәләр

Урмайда бәйрәмгә көтәләр

Урмай поселениясе район хакимияте алдында иҗади исәп-хисап тота.
24 нче гыйнварда Урмай авылы поселениясе Урмай мәдәният йортында Комсомол районының оешылганына 80 ел булуына карата район-конкурс иҗади проектына үзенең бик ЗУР КОНЦЕРТ программасын күрсәтә.
Программада Урмай авылы мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе белән бергә һәм Урмай, Тукай авылы мәктәбе укытучылары, балалар-бакчасы тәрбиячеләре, поселения, амбулатория хезмәткәрләре катнаша.  Фойеда халык иҗатына караган күргәзмә, шәхси рәссам һәм фоторәсем күргәзмәсе эшләячәк. Иҗади проектны карарга  Чабаксар мәдәният министрлыгынннан һәм Комсомол район хакимиятеннән комиссия киләчәк.

Тамашачы буларак сезне чакырабыз хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар. Барыгызны да көтәбез.  Керү бушлай. 

Фәрит Гыйбатдинов

Чуашия, Урмай

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*