tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урта Әләзәндә Сабан туе үтте һәм Җәмигъ мәчете ачылды
Урта Әләзәндә Сабан туе үтте һәм Җәмигъ мәчете ачылды

Урта Әләзәндә Сабан туе үтте һәм Җәмигъ мәчете ачылды

7 июньдә Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылында ике мәчет ачылды. Шуларның берсе – Җәмигъ мәчете. Хәзер авылда барлыгы 11 мәчет.

Урта Әләзән Пенза өлкәсенең Городище районына керә һәм Россиядә иң эре татар авылы санала. Биредә 2 меңнән артык хуҗалык бар һәм 9 меңгә якын кеше яши.

Алдагы көнне авыл халкы Сабан туен бәйрәм итте. Элек бу җирләрдә Сабан туйлары үткәрү гадәте булмаса да, хәзер бәйрәмне ел саен көтебрәк, әзерләнебрәк каршы алалар. Көрәш, ат чабышлары, төрле бәйге-ярышлар, тәм-том, кирәк-ярак сәүдәсе барысы да оештырыла. Быел Урта Әләзәнгә өлкә губернаторы вазыйфаларын башкаручы Иван Белозерцев та килгән иде. Ул икенче көнне ачылачак Җәмигъ мәчетенә келәм дә бүләк итте.

Фотолар мөфти Мөкатдәс Бибарсовның Фэйсбуктагы шәхси битеннән һәм “Пензенская правда” газетасы сайтыннан алынды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*