tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урта Шөндә –Туган тел көне
Урта Шөндә –Туган тел көне

Урта Шөндә –Туган тел көне

Киров өлкәсенең Урта Шөн авылы урта мәктәбендә “Халыкара туган тел көне”нә һәм гаилә тәрбиясенә багышланган зур чара узды.

Бу чарада Нократ Аланы районының Иске Пиләнгә, Түбән Шөн, Урта Шөн авылы укытучылары һәм укучылары, районның мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, ата-аналар, журналистлар, язучылар, татар оешмасы вәкилләре катнашты.

Татарстаннан да зур делегация килгән иде, Казаннан Мәгариф министрлыгы хезмәткәре Гөлия Мусина, “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакторы, язучы Гөлүсә Закирова, балалар шагыйрәсе, “Шәһри Казан”газетасы хәбәрчесе Йолдыз Шәрипова, Чаллыдан язучы, тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова, “Мәйдан” журналының публицистика бүлеге мөдире, “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Гафиулла Газиз бу чарада катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Гөлия Мусина берничә укытучыга Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттахов имзалаган Рәхмәт хатларын тапшырды, язучылар үзләренең китапларын бүләк иттеләр, журналистлар журналларын тараттылар. Очрашуда шулай ук төбәкнең күп балалалы татар гаиләләре дә катнашты, алар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Мәктәптә узган очрашуда төп сүз татар теленең һәм милли тәрбиянең әһәмияте турында барды. Фәүзия Бәйрәмова татар телен саклап калуның өч шартын әйтте – гаиләдә ана телендә сөйләшү һәм баланы милли рухта тәрбияләү, мәктәптә татарча укыту һәм аралашу, җәмгыятьтә татар теленә өстенлек бирү. Шунысын да әйтергә кирәк, бу төбәктә татар авылларында мәктәптә татар теле предмет буларак укытыла, тәрбия сәгатьләре татарча үтә, тәнәфесләрдә аралашу татарча, чарада катнашкан укучылар да саф татар телендә чыгыш ясадылар. Урта Шөн авылы урта мәктәбендә 92 бала укый икән, алар Казанда уздырылган барлык бәйге-олимпиадаларда да катнашалар һәм алдынгы урыннарны яулыйлар.

Бу чараны уздыруда татар конгрессының Нократ Аланы районы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов күп көч куйган, шулай ук мәктәп директоры Гөлия Мөлековага зур рәхмәтлебез.

Фәүзия Бәйрәмова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*