tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уртак казанда аш тәмле
Уртак казанда аш тәмле

Уртак казанда аш тәмле

26нчы апрель – Туган тел көне, Шигърият бәйрәме, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көн. Татарстанда да, районыбызда да бу уңайдан мәктәпләрдә һәм мәдәният учакларында төрле чаралар үткәреләчәк. Республикада әлеге бәйрәм барлык милләт вәкилләре өчен дә Туган телләре көненә әйләнде.

Мамадыш – күп милләтле төбәк. Күпчелеген татарлар һәм руслар тәшкил итсә дә, мари һәм удмуртлар урнашкан авылларыбыз да бар. Төрле милләт вәкилләре яшәүче әлеге авыллар үзара аралашып урнашканнар. Алар, әйтерсең лә, өзелмәс дуслык чылбырын тәшкил итәләр. Районыбызның төньяк – көнбатышында Яңа һәм Түбән Оча исемле удмурт авыллары бар. Аларга иңнәрен куеп диярлек татарлар чшәүче Югары, Урта, Түбән Тәкәнеш урнашкан. Келәүш ягына күчсәк, Келәүш үзе – рус авылы, янәшәсендәге Сарбашта һәм Тугызда – татарлар гомер кичерә, алар янына удмуртлар яшәүче Пойкино урнашкан. Бераз Мамадышка табарак килсәк, мариларның Зур Шыя, Каргалы, Гришкино авылларына юлыгырбыз. Зур Шыя белән Каргалы арасында татарларның Вахит авылы да бар әле. Ә Гришкино янәшәсендә – русларның Яңа һәм Иске Черкасс авыллары. Күп гасырлар дәвамында алар тату гаиләдәй гомер кичерәләр. Мин уземсне төбәгебез тарихыннан шактый хәбәрдәр, дип саный, эзләнүләрем вакытында соңгы дүрт йөз ел эчендә Мамадыш төбәгендә төрле милләтләр арасында каршылыклар килеп чыккан фактларга, авылга авыл чыгып сугышу очракларына юлыкканым булмады. 1774нче елның җәендә, Пугачев явы вакытында, аның отрядларына татарлар, руслар, марилар, удмуртлар һәм башка милләт вәкилләре, үзләренең мәнфәгатьләрен яклап бердәм баш күтәрүчеләргә кушылганнар һәм бергә шәһит киткәннәр. Бәхтияр Канкаев отрядлары Омар, Рагозино янында, әлеге авылларның иреклеләре белән бергә Чулман кичүен саклаганнар. Ватан, гражданнар, Бөек Ватан сугышлары вакытларында да алар иңнәрен иңгә терәп бергәләшеп илебез бәйсезлеге өчен каннарын койганнар.

Кечкенә вакытларыбыздан ук безне һәр кешегә, аның милләтенә, диненә, гореф-гадәтләренә, теленә хөрмәт белән карарга өйрәттеләр. Бүген авылларыбыздагы фольклор коллективлары милли йолаларны һәм гореф-гадәтләрне яңартуда зур роль уйнап кына калмыйлар, милли, конфессияара дуслыкны ныгытуга, толерантлыкны үстерүгә этәргеч тә бирәләр. Татарларда Сабантуй узганда мәйдандагы ярышларда бөтен милләт вәкилләре дә актив катнаша. Марилар Семыкларын үткәргәндә башкалар да ут күршеләребезнең көтеп алынган кунаклары. Удмуртларның милли гореф-гадәтләре дә бик кызыклы булулары белән һәркемне үзенә тарта. Ә инде керәшеннәр Җөридә Питрау бәйрәмнәрен үткәргәндә, бөтен район халкы гына түгел, Татарстанның төрле төбәкләреннән, Башкортостаннан, Чиләбе өлкәсеннән дә киләләр. Районыбызда үткәрелүче Питрау бәйрәме хәзер керәшен милли-мәдәни фестивале статусын алды. Мамадыш районындагы йөз егерме сигез авылның егермедән артыгында бүген керәшеннәр гомер кичерә.

Районыбызда татар, рус, мари, удмурт милләтләре вәкилләренә үз ана телләрендә уку мөмкинлеге тудырылу да милләтара дуслыкны мәктәп яшеннән үк ныгытырга мөмкинлек бирә. Кырыкка якын мәктәптә уку татар телендә алып барыла, аларда бер мең дүрт йөздән артык бала белем ала. Җиде рус-татар мәктәбендә туган телдә укыту буенча 24 класс ачылган. Зур Шыя һәм Гришкино мәгариф учреждениеләре мари милләте вәкилләренең этнокультура мәктәбе исәпләнә. Удмурт компонентлы бер мәктәбебез бар. Мамадыштагы 3нче санлы мәктәп милли культураларны һәм гореф-гадәтләре үстерү үзәге испләнә. 2014нче ел йомгаклары буенча, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы төзегән рейтингта, безнең район милли белем бирүдә 5нче урынны яулады.

Районыбыздагы йөздән артык мәдәният учреждениесе дә милли дуслыкны ныгытуга хәлиткеч этәргеч бирә. Узган ел төрле авыллар арсында өч йөздән артык концерт оештырылган. Әлеге концертларда халыкка төрле милләт вәкилләренең мәдәнияты, гореф-гадәтләре белән танышырга киң мөмкинлекләр тудырыла.

Мари һәм удмурт авылларына барсак, алардагы халыкның татарча иркен сөйләшүләренә, ә татарларның аларны бик яхшы аңлауларына сокланып кайтам.

Гел шулай дуслар булыйк! В дружбе наша сила! Лийна йолташ! Исес луомале!

Сораштыру

Гүзәлия Мөхәммәтшина, хезмәт ветеран, Түбән Тәкәнеш авылы:

–Яшь чагымда сәхнәләрдә Тукаебызның “Су анасы“ әкиятен яттан сөйли, ә оныгым Диләрә “Туган тел“ ен бик матур итеп җырлый иде. Мин, гомумән, шигырьләр яратам.

Тәлгать Гыйльфанов, Усали авылы:

–Мин Габдулла Тукайның “Эшкә өндәү“ шигырен бик яратам, аны балаларыма да укып күрсәтә идем.

“И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.“–бик олы мгънәле сүзләр бит.

Светлана Сорокина, социаль өлкә хезмәткәре:

–Мин Мамадышка Украинадан килдем. Шулай да Тукайның шагыйрь, публицист икәнен, татарларның бөек шәхесе булуын яхшы беләм. Балалар аның “Шүрәле“ әкиятен бигрәк тә яратып укыйлар. Тукайның милләтләрнең дус-тату яшәргә тиешлекләре турындагы шигырьләрен дә укыганым бар.

Районыбызда 44 мең кеше яши. Аларның 76,3 проценты – татарлар, 20,1 проценты – руслар, 3,6 проценты башка милләтләр вәкилләре.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм республика властьларының сәясәте республикада яшәүче 115 милләт вәкилләренең телләренә булышлык күрсәтүгә һәм ихтирам тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Туган тел көне – моның чагылышы.

Фикер

Назилә Фәрхуллина, район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе:

–Районыбыз мәктәпләрендә 16 милләт баласы белем ала. Шушы араларда гына “Күпмилләтле мохиттә татар әдәбиятын укытуның дидактик нигезләре“ дигән темага методик берләшмәнең утырышын уздырдык. Аңа башкалабыздан чакырылган дәреслек авторлары Әлфия Мотыйгуллина, Рамил Ханнановның чыгышлары укытучыларыбызга методик яктан зур ярдәм булды. Безнең бурычыбыз–туган халкының һәм милли җирле халыкның телен, мәдәниятын, әдәбиятын яхшы белгән, һәр яктан камил шәхес тәрбияләү.

Минневәрис Мингалиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*