tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Усть-Уза авылында ике бәйрәм узды
Усть-Уза авылында ике бәйрәм узды

Усть-Уза авылында ике бәйрәм узды

Пенза өлкәсенең Усть-Уза авылының мәдәният йортында бердән ике мәдәният чарасы уздырылды:  “Смотр фестиваль творчества пожилых людей”, аның девизы “Минем еллар –минем байлык”; аннары Пенза өлкәсендәге “Ак калфак” оешмасының инициативасы белән өлкә проекты кысаларында “Әбикай-матуркай” бәйгесе булды.

IMG_2295

Усть-Узаның авыл советы Администрациясенә күрше Усть-Мурзада яшәүче мордвалар да керә. Шуңа күрә беренче чарада бер-ике кеше мордва халкыннан булганга аны рус телендә алып бардылар.

Мәдәният йорты фойесында өлкән яшьтәге кешеләрнең иҗат күргәзмәсе оештырылды. Зал буендагы өстәлләрдә Усть-Уза авылы хатыннарының иҗади җимешләре куелган иде.  Алар арасында нәрсә генә юк: чигү эшләре, рәсемнәр, бәйләү, татар милли кулинариясе, хәтта “тере” чәчәкләрдән ясаган рәсемнәр дә бар иде. (Аны әзерләгән  Усть-Узада эшләп килүче татар мәдәнияте оешмасының рәисе Керимов Р.Х.). Һәр өстәлдә авторның исем – фамилиясе язып куелган иде. 30 лап кеше шундый номинацияләрдә әзерләгәннәр: нәфислек иҗаты, җыр иҗаты, кулинария иҗаты «Минем “фирменный” ашамлыгым», нәфис сүз, тормыштан хикәя,  нәфис халык һөнәрләре, «минем бай урожай», тере чәчәкләрдән композиция- «Иң яхшы бәйләм».

IMG_2301

Бәйрәмгә килүчеләр баштан шушы иҗади эшләр күргәзмәсен карадылар. Күргәзмәләрдән соң җыр һәм сөйләм җанры буенча ярышлар булды. Бәйрәмне оештыручы  Алия  Якупова әйтүенчә: “бу  традициягә кергән район фестивале. Элек ул “Өлкәннәр көнендә” (День пожилых людей), уздырылып килде. Быел “Әбикай-матуркай” бәйгесе белән бер көнне уздырырга булдык. Вакытыбыз бик тар иде, шулай да  Сабан туеннан соң, бер ай өчендә әзерләнергә өлгердек”, диде.

Бәйрәмдә авыл хакимияте башлыгы Р.Җ.Исәнов,  өлкә татар мөхтәрияте рәисе Б. У.Акжигитов,  Шемышейка район хакимияте башлыгы Фадеев В.А. чыгыш ясап сәлам сүзләреннән соң, авыл ветераннарына һәм бәйгедә катнашучыларга саулык –сәләмәтлек теләделәр һәм күргәзмәдә иҗади эшләр әзерләгәннәргә грамоталар һәм бәяле бүләкләр тапшырдылар.  Бер үк вакытта берсен-берсе алыштырып сәхнәгә җырчылар һәм сүз осталары чыкты.

“Әбикай –матуркай” бәйгесе  “Өлкәннәр Фестиваль-күргәзмәсе” беткәч үк башланып китте. Ул дүрт конкурстан торды:

  1. Үзем турында үзем. (Үзләре белән таныштырдылар)
  2. Тәмле аш. (Үзләре пешергән ризыкларны чыгарып, ничек пешергәннәрен сөйләделәр)
  3. Әкият яисә гаилә турында хикәя.
  4. Музыкаль номер. (Җыр)

IMG_2313

Бәйгедә катнаштылар:

  1. Абүзярова Румия Равиль кызы,
  2. Апкаева Румия Җәфәр кызы,
  3. Кадерова Галия Мөнир кызы,
  4. Надыршина Зөһрә Әнвәр кызы,
  5. Маскаева Сания Айнулла кызы.

Иң баштан алар залда утырган тамашачылар белән үзләрен һәм оныклары белән таныштырдылар. Шулай итеп сәхнәгә ияләштеләр, аннары чынлап узыш-бәйге башланды.

  1. Абүзярова Румия Равиль кызы – ачылый катлама пешерде, “Төлке белән Аю” әкиятен оныклары белән сәхнәләштерде һәм  “Бер Аллам, сиңа ошанам” мөнәҗәтен башкарды.
  2. Апкаева Румия Җәфәр кызы- чечели катлама пешерде, бөек шагыйребез Г.Тукайның “Шүрәле”-әкиятен сөйләде  һәм  оныкларын “Йөзек салыш”тан уйнарга өйрәтте.
  3. Кадерова  Галия Мөнир кызы –пешергән бәлешен күрсәтте, “Шалкан ” дигән әкиятне сәхнәләштергәннәр һәм  татар халык биюен биеделәр.
  4. Надыршина Зөһрә Әнвяр кызы -чәк-чәк әзерләде, Тукайның “Эш беткәч-уйнарга ярый” шигырен оныклары белән сәхнәләштерделәр һәм шулай ук “И туган тел, и матур тел” дигән җырын да оныклар белән башкардылар. (Ул җырга бөтен зал тырып басты).
  5. Маскаева Сания Айнулла кызы- пәрәмәч пешереп күрсәтте, “Курочка ряба “әкиятен сөйләде, “Су буенда учак яна” дигән җырны җырлады.

IMG_2357

Бәйге тәмам булгач, җюри әгъзалары (өлкә татар мөхтәрияте башкарма котитеты һәм “Ак калфак” оешмасы вәкилләре) бераз киңәшкәч шундый нәтиҗә ясадылар:

Гран-при- Р. Җ.Апкаева һәм 1 урын- З.А.Надыршинага бирелде.  Барлык бәйгедә катнашучы матур әбикайларыбыз Дипломнар һәм бүләкләр алдылар.

“Ак калфак “ оешмасының рәисе Эльмира Васильева  оешма уздыра торган бу бәйгенең максаты турында сөйләде: ул өлкән яшьтәге акыллы, дөрес милли тәрбия бирүче әби-апаларыбыз үзләренең оныклары белән тыгыз бәйләнештә торалар.  Шуңа күрә алардан күп нәрсә тора. Чын татар милли тәрбиясе алардан башлана. Шуның белән гореф –гадәтләребезне, иң беренче туган телебезне оныкларына тапшыра алалар. Максатыбыз шушы “әбикай-онык” бәйләнешен тазартырга, диде.  Аннары ул сәхнәгә Якупова Алия Мөхәммәт кызын чакырды һәм шулай дип дәвам итте: “Бүгеннән Усть-Уза авылында “Ак калфак”  бүлекчәсенең җитәкчесе Сез, Алия ханым”, диде һәм тантаналы рәвештә татар калфагын аның башына элделәр. Шулай итеп, “Ак калфак” оешмасы Усть-Уза авылында да үзенең эшен җәеп җибәрде.

Бәйрәмнән соң  катнашучылар милли ризыклар белән кайнар, шифалы чәйләр өчеп, бәйгедә булган кызыклы мизгелләрне исләренә төшереп әңгәмә кордылар- бәйрәм тәмам булды.

Ә “Әбикай –Матуркай” бәйгесе өлкә буйлап дәвам итә.

Эльмира Васильева, Пенза

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*