tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Брнода “Европа татарлары Альянс”ының киңәйтелгән утырышы узды
Брнода “Европа татарлары Альянс”ының киңәйтелгән утырышы узды

Брнода “Европа татарлары Альянс”ының киңәйтелгән утырышы узды

7 апрель көнне Чехиянең Брно шәһәрендә «Европа татарлары Альянсы» Идарәсенең киңәйтелгән утырышы башланып китте. Бу чарага Европаның 17 иленнән 50 кеше килде. Киңәйтелгән  утырышка җыелган делегатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чехиянең Көньяк Моравия Крае Гетманы Михал Гашек, РФның Брно шәһәрендәге Генераль консулы Александр Будаев,  Россия Тышкы эшләр министрлыгыннан  Николай Барабанов сәламләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышка җыелган халыкны сәламләп, эшләрендә уңышлар теләде. Европа илләрендә яшәп тә телне, динне, гореф гадәтләребезне саклаганнары өчен рәхмәтләрен дә белдерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров «Европа татарлары Альянс»ының киңәйтелгән утырышында катнашучыларны сәламләп, аның эшенә уңышлар теләде. «Оешманың киңәйтелгән утырышында Татарстан Президентының катнашуы безнең җыенга тирән мәгънә бирә» диде  сәламләү сүзендә  Ринат Закиров, “Европа татарлары Альянс”ының оешу тарихына да тукталды. «Финляндия Президенты Казанга килгәч «Без үз татарларыбыз белән горурланабыз»,  дигән иде. Киләчәктә Ауропа илләре җитәкчеләре авызыннан милләттәшләребез турында шундый сүзләр генә ишетергә насыйп булсын иде», дип тәмамлады ул чыгышын.

Литваның Висагинас шәһәре татар оешмасы җитәкчесе Зилә Кәримова үзенең чыгышында балаларга ана телен өйрәтүдәге тәҗрибәләре, якшәмбе мәктәбенең эш үрнәге турында сөйләде.

Болгариядән килгән Альбина Вәлиева – филология фәннәре докторы. Ул үз чыгышында тарихыбызны барлау, саклау эшендә Тарих институтының ярдәме дә кирәк булачак дигән фикерен дә әйтеп узды.

“Германия татарлары союзы” җәмгыяте рәистәше Венера Вагизова Германиядә булган милли чаралар турында бәян итте. Берлинда узган Европа Сабан туе, герой шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгын уздыру турында ассызыклады. Ике ил арасында студентлар белән эшнең файдасы турында да җиткерде. Барлык эшләр өчен ярдәмнәре өчен  Татарстан Президентына, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен җиткерде.

“Бельгия татарлары” оешмасы җитәкчесе урынбасары Регина Вәлиева Татарстан җитәкчелегенә“Ана теле” интернет проектына, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясен оештырганнары, аларның матур, кирәкле, файдалы эшләре өчен рәхмәтен әйтте. Үзләренең Бөтенроссия Татар кызы бәйгесендә катнашырга теләкләре барлыгын да җиткерде.

Чехия татарлары исеменнән Рим Гыйлфанов сәламләде. Ул 6 апрель көнне Чехиядә Татарстан Республикасы көннәре кысасында  узган Татарстан сәнгать осталары концерты өчен рәхмәтләрен җиткерде. Шундый концертны Прага шәһәрендә дә уздырып булмас микән дигән теләген дә әйтте. Тиздән ачылачак Прага – Казан һава юллары булдыруга ярдәмен күрсәткән Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Словакиянең Нитра шәһәреннән килгән Тәлгат Измайлов “Европа татарлары Альянсы” каршында татар эшмәкәрләре клубы төзергә дигән тәкъдим белән чыкты.

Утырышның беренче өлешен тәмамлап Татарстан Республикасы Президенты Эстониядән Фәүзия Һадиуллинага, Болгариядән Альбина Вәлиевага, “Европа татарлары Альянсы” җитәкчесе Флюр Шәриповка ТР Президентының “Рәхмәт сүзе”н тапшырды.

Көннең икенче өлешендә “Европа татарлары Альянсы”ы Идарәсенең киңәйтелгән утырышы дәвам итте. Утырышны көн дәвамында “Европа татарлары Альянсы”ның рәисе Флюр Шәрипов алып барды. Чыгыш ясаучылар Венгриядән Рита Хәсәнова, Голландиядән Рөстәм Хөсәенов, Франциядән Гүзәл Агишина, Эстониядән Фәүзия Һадиуллина, Литвадан Рафаэль Муксинов, Германиядән Бари Дианов булды. Алар Евросоюзга кергән илләрдә татар мәдәниятен саклау һәм үстерүдә татар әшмәкәрләренең роле, татар халкының этномәдәниятен туплау, берләштерү һәм үстерүдә татар матбугатының роле, халыкара эшчәнлек турында сөйләделәр.

Шулай  ук ТРның Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Европаның татар оешмалары белән чит илләрдә яшәүче ватандашларга ярдәм итү Фонды арасындагы багланышлар турында аның вәкиле Вячеслав Елагин, Казаннан килгән “Сәләт” яшьләр үзәге директоры урынбасары Айгөл Габдрахманова утырышта катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр бергәләп эшләү юлларын билгеләделәр.

Соңыннан алар ТР Президенты каршындагы ватандашлар белән эшләүче  координацион Советка   үзләренең тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Алар арасында Европа татарлары эшмәкәрләре клубын оештыруда,  Франциядә нәшер ителүче “Перспектива” журналына татар телендә кушымта булдырырга ярдәм итү, Европа татарлары якшәмбе өчен дәреслекләр һәм әдәби китаплар, Болгариянең Варна шәһәрендә Евразия эзләнүләре өчен Халыкара фәнни үзәк төзү һәм башка фикерләр дә яңгырады.

Монакодан килгән активист Резеда Әхмәрова “Европа татарлары Альянс”ының сайтын тәкъдим итте.

Фикер алышулар дәвам итте. Соңыннан утырышның резолюциясе кабул ителде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*