tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены делегатлары килә

V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены делегатлары килә

13 апрель көне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены делегатларын теркәүдән башланып китте.

Җыенга катнашу өчен 400 делегат сайланган. Алар Россиянең алтмыштан артык төбәгеннән, 18 чит илдән һәм Татарстанның барлык районнарыннан тупланган. Гадәттегечә иң зур делегация Башкортстаннан – 35 кеше килә. Чит илләрдән – Казахстаннан 20 ханым сайланган.

Теркәлү вакытында берничә ханым белән сөйләшеп алдык.

Сания Гущина Санкт-Петербург шәһәреннән килгән делегат. Ул, гомумән Россия төньяк башкаласының татар оешмаларында актив катнашучы кеше, шул исәптән Питердагы “Ак калфак” эшендә дә әйдәп йөрүчеләрнең берсе. “Мин татар хатын-кызлары җыеннарына инде өченче мәртәбә киләм, Бу тәҗрибә уртаклашу, төрле төбәкләрдән килгән татар хатыннары белән танышу, элемтәләр бәүләү өчен искиткеч мәйданчык”, – ди ул.

Әлмәт делегатлары: җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Ландыш Зарипова һәм район мәдәният идарәсе мөдире Эльмира Хәсәнова җыенны татар хатын-кызларын берләштерүче чара дип саный. “Җыенда өченче мәртәбә катнашабыз, ел саен чит илләрдә яшәүче татар хатын-кызларны белән танышып, аларның телне, гореф-гадәтләрне ничек саклавын күреп, шаккаттабыз, – диләр. – “Ак калфак”ны Кадрия Раесовна Идрисованың җитәкләвен дә хуп күрәбез, чөнки аның оештыра белү сәләте, мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшләп туплаган тәҗрибәсе безне ныграк эшләргә куәтләп тора”.

Динара Сафина Болгариядә яшәүче милләтәшләребез исеменнән сайланган делегат. “Яшь кеше буларак, мондый чараларның киләчәк буыннарга гореф-гадәтләребезне, мәдәни мирасыбызны тапшыруда роле бик зур дип саныйм”, – диде Динара.

Бүген Форумның программасы кысаларында делегатлар Татарстан Республикасының Арча, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарына сәфәр кылачаклар. Район җирлекләрендә алар “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый  оешмаларының эшчәнлеге, халыкның яшәеше, тормыш көнкүреше белән, “Бишек туе”ның үткәрү тәртибе белән танышачаклар

14 апрель көнне К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында җыенның пленар утырышы узачак. Театр фойесында  делегатлар өчен махсус фотокүргәзмә оештырылачак. Шулай ук әлеге көнне гүзәл затлар Казан Ратушасының Колонналар залында узачак “Калфак туе” чарасында да катнашачаклар.

Форум делегатлары өчен мәдәни программа да каралган, алар К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен тамаша кылачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*