tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены: “Калфак туе”

V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены: “Калфак туе”

14 апрельдә  V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены кысаларында Казан Ратушасының Колонналар залында “Калфак туе” узды.

Әлеге чара берничә, төрле мәйданчыкларда баручы өлештән торды. Биредә татар милли киемнәрен тәкъдим итүче дизайнерлар бәйгесе дә, концерт программасы да, мастер-класслар да, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләренең, кул эшләнмәләренең күргәзмә сәүдә нокталары да эшләделәр.

Концерт программасында төрле төбәкләрдә җырланучы татар бишек көйләре яңгырады, фольклор төркемнәр чыгыш ясады, дизайнерлар – Нурия Зарипова, Рәмзия  Ташабаева һәм башкалар үз иҗатлары белән таныштырдылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*