tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтендөнья татар хатын-кызлары жыены пресс-релизы
V Бөтендөнья татар хатын-кызлары жыены пресс-релизы

V Бөтендөнья татар хатын-кызлары жыены пресс-релизы

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 13-15 апрель көннәрендә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары жыенын үткәрә.

Быелгы җыенда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 67 регионыннан, 15 Ерак һәм Якын чит илләрдән 400 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.

Форумның программасы кысаларында делегатлар Татарстан Республикасының Арча, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарына сәфәр кылачаклар. Район җирлекләрендә алар “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый  оешмаларының эшчәнлеге, халыкның яшәеше, тормыш көнкүреше белән, “Бишек туе”ның үткәрү тәртибе белән танышачаклар

14 апрель көнне К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында җыенның пленар утырышы узачак. Театр фойесында  делегатлар өчен махсус фотокүргәзмә оештырылачак. Шулай ук әлеге көнне гүзәл затлар Казан Ратушасының Колонналар залында узачак “Калфак туе” чарасында да катнашачаклар.

Форум делегатлары өчен мәдәни программа да каралган, алар К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен тамаша кылачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*