tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены резолюциясе
V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены  резолюциясе

V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены резолюциясе

Проект

Бөтендөнья татар хатын-кызларының V җыенында катнашучылар, татар хатын-кызларының милли яшәештә һәм социаль үсештә  тоткан урыны мәсьәләләрен тикшереп,   фикер алышканнан соң, түбәндәге карарга килделәр:

  • Татарстанда, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә  татар милли-мәдәни тормышында мөһим роль уйнаучы хатын-кызларның эшчәнлеген  уңай бәяләп, хатын-кызларның   иҗтимагый хәрәкәтен тагын да киңрәк җәелдерергә;
  • милли-мәдәни оешмалар канаты астында эшләүче хатын-кызлар берлекләре системасын тагын да камилләштереп, татар хатын-кызлары форумы, “Ак калфак” һәм башка оешмаларның тулы мәгълүмат базасын булдырырга һәм аны  һәрдаим яңартып торырга;
  • балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтүдә, балалар бакчасында, мәктәптә ана телендә укытуда, татар телен иҗтимагый тормышта һәм көнкүрештә куллану мохитен киңәйтүдә татар хатын-кызларының әһәмиятен искә алып, шушы миссияне үтәү турында аңлату эшләрен алып барырга;
  • гаилә тормышында, әхлак тәрбиясендә, телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклап калуда татар яшьләре һәм  хатын-кызлар оешмаларының бергәләп актив эш алып баруын өстенлекле бурыч дип санарга;
  • яңа туган балаларга милли исем кушудан, бишек җырларын ишеттерүдән башлап, милли тормыш нигезләрен үзләштерүгә, туй йолаларына, дөнья көтүгә, соңгы васыять һәм соңгы юлга озатуга  кадәр үтәлүче гореф-гадәтләрне халыкка аңлату эшен дин әһелләре һәм мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә алып барырга;
  • никах мәҗлесләрен, шәҗәрә бәйрәмнәрен, “Килен-кайнана”, “Төп нигез”, “Соңгы васыять”  йолаларын югары тәрбияви-мәдәни дәрәҗәдә оештыручы төбәкләрнең (Татарстанның Әтнә, Балтач, Саба, Сарман районнары, Башкортостанның Салават шәһәре һ. б.) тәҗрибәсен барлык татар төбәкләрендә куллануны, гореф-гадәтләрне өйрәнүче һәм өйрәтүче чараларны уздыруны максат итеп куярга;
  • әхлак дәресләре уздыруны,  татар хатын-кызлары оешмалары каршында димчеләр, яучылар клубларын булдыруны дәвам итәргә;
  • бишек җырлары, “Татар егете”, “Татар кызы”, татар милли кием дизайнерлары бәйгеләрен оештыруда мәдәният учакларның, милли яшьләр, хатын-кызлар җәмгыятләре белән бергә эшләвен тагын да көчәйтергә;
  • Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышларын уздыруны гамәлгә куярга;
  • татар дөньясында киң танылган тарихи шәхесләрне, милләтнең йөзек кашы буларак танылган татар хатын кызларын, һәр төбәкнең социаль-икътисади үсешендә, мәгърифәт, мәдәният тармакларында уңышка ирешкән, үз һөнәрендә, гаиләсендә, җәмгыятьтә тоткан урыны белән билгеле хатын-кызларны барлау, олылау, халыкка таныту чараларын күрергә;
  • соңгы елларда уздырылган Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыеннарының һәм төбәкләрдә, чит илләрдә татар хатын-кызлары хәрәкәтенең көннән-көн активлаша баруын, эшчәнлекләренең киң җәелүен исәптә тотып, Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыеннарын 2 елга бер уздырыла торган Съезд дәрәҗәсенә күтәрергә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*