tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены: Татарстан районнарына сәяхәт
V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены: Татарстан районнарына сәяхәт

V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены: Татарстан районнарына сәяхәт

V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены программасы буенча делегатлар бүген төштән соң 4 төркемгә  бүленеп Татарстанның 4 районына сәяхәткә чыгып киттеләр.

Биектау районында делегатлар “Иске Казан” дәүләт музей-тыюлыгында, Ямаширмә авылы мәдәният йортында, страус фермасында булачаклар. Район үзәгендә җирле “Ак калфак” хисабын тотачак, кунакларга бу җирлектә яшәүче халыкларның: татар, рус, мари, удмурт һәм әрмәннәрнең “Бишек туе” күренешләрен күрсәтәчәкләр.

Балтач районында делегатларга “Бишек туе” күрсәтәчәкләр. Бөрбаш авылы мәктәбендә кунаклар  “Хәзинә” милли киемнәр студиясе мастер классында һәм “Татар теле – Тукай теле, җанга якын анам теле” әхлак дәресендә булачаклар, Карадуган һәм Нөнәгәр авылларындагы мәдәният йортлары каршында яшләүче фольклор төркемнәр чыгышларын караячаклар. Кич белән Балтач мәдәният үзәгендә Булат Сәлаховның “Яр” спектаклен күрсәтәчәкләр.

Яшел үзән районы да зур эчтәлекле программа әзерләгән. Делегатлар Ачык һавадагы этнография музеенда, Каюм Насыйри исемендәге Архитектура –этнография комплексында булачаклар.  Кече Шырдан авылында алар Каюм Насыйри бюстына чәчәкләр куячаклар, Каюм коесын, Каюм Насыйри мәчетен күрәчәкләр. Яшел Үзән шәһәрендә 10 нчы номерлы «Йолдызлык» балалар бакчасында  “Бишек туе”,  55 нче номерлы «Киләчәк» балалар бакчасында – «Мәтәпкәчә яшьтәге балаларда толерантлык тәрбияләү» чарасы үтәчәк.  Төп чаралар 3 нче номерлы гимназиядә узачак. Анда делегатларны «Күренекле татарлар», «Космонавтика» музейлары белән танышу, фикер алышу, концерт көтә.

Арча районында делегатлар Яңа Кырлай авылында “Габдулла Тукайның әдәби мемориаль музей комплексы”нда , район үзәгендә “Казан арты” тарих – этнография музеенда булачаклар,  кич белән “Өзелмәсен хәтер чылбыры” фольклор күренешен караячаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*