tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады
V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады

V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады

Бүген, 16 март иртән иртүк Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасына V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады. Биредә теркәлеп, кунакханәләрдә урнашканнан соң, алар төшке аштан соң өч төркемгә бүленеп җыен эшен башлап җибәрәчәкләр.

Иң беренче килүчеләр белән сөйләшеп тә алдык.

“Чәк-чәк” оешмасы җитәкчесе Фәридә Шәйдуллина, Татарстан Азнакай районының Буралы авылыннан. Бу уңган ханымның чәкчәк, бавырсак кебек тәм-том җитештерүче цехы, кибете бар. Үз төбәкләренең визит карточкасы булган зур төшле чәкчәкләрен, бавырсакларын Чаллы, Әлмәттән дә килеп алалар, инде Казанда да танылып килә. Фәридә ханым хәйриячелек белән дә актив шөгыльләнә, әле күптән түгел генә, авылдагы әбиләрне җыеп бәйрәм оештырган. Бүген ул җыенның һөнәрчелеккә багышланган секциясендә чыгыш ясарга әзерләнә. Сюрпризы да бар икән. Җыенда яңа фикерләр тупланыр дип өмет итә Буралы уңганы.

Ырынбур өлкәсе Саракташ районыннан килгән эшмәкәрләр дә җыенга зур өметләр баглыйлар. Умартачылык белән шөгыльләнүче Равил Азнабаев 2010 елдагы җыенның үзе өчен файдалы булуын билгеләп үтте, бу юлы да яңа партнерлар, җитештергән балын сату урыннарын барлауга өметләнә. “Чиләбедәге бал ярминкәләренә йөрим, Казанда, Татарстанда, башка җирләрдә дә балыбызны тәкъдим итәргә исәп бар. Бездәге урманнардагы, болыннардагы хуш исле чәчәкләрдән, юкәләрдән җыйган балны башкалар татып караса, һичшиксез тагын алмыйча калмас иделәр”, – ди ул. Раиф Мозафаров һәм аның ярдәмчесе Илмар Рәхмәтуллин Саракташта май ясау һәм ашлык эшкәртү белән мәшгуль. Авыл эшмәкәрләре җыенында беренче тапкыр катнашулары. Җитештергән малларын башка төбәкләргә чыгару турында ныклап уйланганга күрә, яңа партнерлар табып булмасмы дип уйлыйлар икән. Җитештерүне дә үстерү турында уй-фикер юк түгел. Май цехы һәм тегермән янына комбикорм җитештерүне ачарга исәп тотыла.

Билгеле булганча, быелгы җыенга Россия Федерациясенең 36 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан, 660 тан артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыела. Бүген шулай итеп, эшмәкәрләр өчен Игенчелек (игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылык),Терлекчелек (терлекчелек, кошчылык) һәм Һөнәрчелек (һөнәрчелек, умартачылык, балыкчылык) буенча секцияләр утырышы узачак. Шулай ук К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Г.Шәйхинең “Сыналганнар сынатмый” китабының тәкъдир итү кичәсе дә узачак.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*