tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: пленар утырыш

V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: пленар утырыш

18 мартта Казанның “Корстон” комплексында V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды.

Җыелыш алдыннан фойеда зур күләмле: продукция тцрлелеге ягыннан да, катнашучы эшмәкәрләр саны ягыннан да күргәзмә-сәүдә эшләде. Татарстанлылар да, Россия төбәкләреннән килүчеләр дә ярыша-ярыша продукцияләрен танытырга тырыштылар, эшне тиз тотып эшлекле элемтәләр дә урнаштырырга кирәк иде бит.

Бу ярминкәдә ни генә юк иде! Менә китап сәүдәсе. Монда Татарстан китап нәшрияте, мөфтият каршындагы нәшриятләр кебек көчле оешмалар белән берлектә кечерәкләре дә бар. Олы җитди хезмәтләр туплаган басмалардан алып балалар өчен төрле төсләргә буяу китапчыкларга хәтле – барысы да игътибарга лаек.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең китаплары күргәзмәсе зур кызыксыну уятты. Бу китаплар Бөтендөнья татар конгрессында туплана башлады, мондый эзләнүләр алып бару, аларның нәтиҗәләрен китап итеп бастыру зарурлыгын күрсәтү – авыл эшмәкәрләре өчен махсус эшләнелде. Чөнки бу эш матди чыгымнар да сорый, хәйриячелек күрсәткән бизнесменнардан башка аны башкаруы кыен, мөмкин түгел диярлек.

Татар халкы зәркәнчеләре белән гомер бакый дан тота. Күргәзмәдә күңелеңә нинди бизәк туры килә шундыен сайлап алырга мөмкинлек булды: йөзеге, беләзеге, колак алкасы дисеңме. Ирина исемле зәркәнче борынгы осталар үрнәгендә ясалган сәнгати дәрәҗәдәге әсәрләрен күрсәтә, фирүзәф. аметист, сердолик ташлары белән бизәлгән ул көмеш беләзек муенсалардан кайсы хатын-кыз гына баш тартыр икән?

Рәтләр белән барасың – һәрнәрсә күзне сыйпый, тотып булса да карыйсы килә. Ә менә танылган рәссам Наилә Гәләвиева картиналары үзләре янында туктатып калдыралар. Тукыма кисәкләреннән үзенчәлекле техника белән эшләнгән наилә ханымның картиналары миллилеге белән аерылып тора.

Ырынбур шәлләре, Пермь яклары тукымалы паласлары, Чуашстандагы Урмай авылы осталары ясаган сандык, агач картиналар – барысы халкыбызның нинди оста куллы булуын күрсәтеп горурландыра.

Быелгы күргәзмәдә ит эшкәртүчеләрнең күплеге куандырды. Татар әле үзенең мал-туарны күпләп тотучы халык икәнен онытмаган, тәмле-тәмле ризыклар рецептлары сакланган, яңалары тупланган. Киров өлкәсеннән эшмәкәр Ф.М.Мингазов ни генә тәкъдим итми: ит деликатесларының әллә ничә төрлесе бар. Ә Ижау читендә эшләп килүче “Заря” ширкате әллә ничә төрле казылык эшли икән. Әстерхан чикләвеге кушып эшләнгәне аеруча затлы, тәмле тоелды. Иң игътибарны җәлеп иткәне Татарстандагы Мөслимдә эшләүче Ирек Хәмәдишинның каз итеннән деликатеслары. Бигрәк тә аның кулланучыга уңайлы упаковкада сатылуы. Бер ашарлык нәзек итеп туралган каклаган каз вакуум упаковкага салынган, аны “Мөслим казы” дигән полиэтилен капчыкка салып та бирәләр – исең китәрлек. Бүләккә итеп алырлык!

Утырышта яңгыраган чыгышлар да татар эшмәкәрләренең никадәр уңган-булганнарына да мисал иде. Бер чыгышны аерып әйтәсе килә. Санкт-Петербургтагы “Фабрика домашних солений” оешмасы рәисе, “Луч-Нур” милли-мәдәни йорты җитәкчесе Габделбәр Алимов үзенең бизнесы ничек барганы, уңышлары, киләчәккә планнары турында гына сөйләп калмады. Ул эшмәкәрләрнең җәмгыятьтәге гаять зур социаль функция үтәргә тиешлеген үз мисалында күрсәтте. Үзенең җир участогында Габделбәр әфәнде “Луч-Нур” милли-мәдәни йорты төзеткән. Анда балаларга төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнергә зал, бүлмәләр, кафе, гыйбадәт кылу залы һәм башка милләткә кирәкле эш өчен җайланган бүлмәләр һәм җиһазлар бар. Габделбәр әфәнде әйтүенчә, эшмәкәр кеше киләчәктә халык арасында исеме ничек итеп искә алынуын да уйларга тиеш.

Шулай итеп, Россия Федерациясенең 36 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан килгән эшмәкәрләр үз казанышлары, тәҗрибәләре хакында сөйләделәр, татар авылларында эшләүче фермерлар, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче бизнесменнар эшләгән тармакларында булган кайбер принципиаль проблемалар, социаль бурычлары турында фикер алыштылар.

V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышына килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов милләттәшләребезнең башкарган эшләре белән горурлануын белдерде, кайда гына яшәп эшләсәләр дә, аларга ярдәм итәргә тырышабыз диде. Илбашы фикеренчә, эшмәкәрләр бик мөһим бурыч үтиләр, алар татар авылын саклап калырга, ана телебезне, гореф-гадәтләребезне дә онытмаска, үстерергә ярдәм итәләр.

Утырыш ахырында уңган-булганнарның иң-иңнәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Пленар утырышны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров алып барды, җыелыш эшендә Татарстан вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстандагы муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе Минсәгыйт Шакиров, башка рәсми затлар һәм республика оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Әлфия Миңнуллина

фото: Марсель Бадыкшин, Әлфия Миңнуллина

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*