tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В.Г. Шәйхразыевның 1 Май бәйрәме белән котлавы
В.Г. Шәйхразыевның 1 Май бәйрәме белән котлавы

В.Г. Шәйхразыевның 1 Май бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барыгызны да 1 нче Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Инде бер гасырдан артык Беренче май бәйрәме дөньядагы укытучыларны, табибларны, төзүчеләрне, игенчеләрне һәм башка бик күп төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре яңа яшәү көче бирсен. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Кулы эш белгән, хезмәт сөйгән кеше беркайда да югалмый ул. “Хезмәт төбе – хәзинә”, — ди татар халык мәкале. Барыгызны да бәйрәм белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*