tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале программасында– тамырларга кире кайту һәм телне саклау турында пьесалар
V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале программасында– тамырларга кире кайту һәм телне саклау турында пьесалар

V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале программасында– тамырларга кире кайту һәм телне саклау турында пьесалар

Казанда 16-22 декабрьдә V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында үтәчәк режиссура лабораториясе өчен Казан шагыйрьләре Эльвира Һадиева һәм Резидә Гобәева Ирландия, Эстония һәм Россиянең бүгенге көн драматурглары иҗат иткән 4 пьесаны татар теленә тәрҗемә иткән.

Лаборатория тәҗрибәсе өчен оештыручылар тарафыннан Ярослава Пулиновичның «Жанна» (Россия), Анна Батуринаның «“Шарур” кафесы» (Россия), Андрус Кивиряхкның «Туй аралаш җеназа» (Эстония) һәм Ирландия драматургы Брайен Фрилның «Тәрҗемә кирәк» пьесасы сайлап алынган.

“Бу пьесалар – тамырларга кире кайту, шушы теләк белән янып яшәү һәм телне саклау турында. Шуның белән алар безгә (милләтебезгә дип аңларга кирәктер) якын да. Көнүзәк бу темалар турында бүген бик язарга алынмыйлар да. Ә глобаль мәдәният кырында кече халыкларның мәдәниятен саклап калу зарур”, – дип белдерде бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган матбугат очрашуында театрның әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов.

Әлеге фестивальне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Театр әһелләре берлеге гамәлгә куйган.

Театрның әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов хәбәр иткәнчә, быелгы фестиваль кысаларында Камал театрында танылган театр эшлеклесе Олег Лоевский җитәкчелегендә режиссура лабораториясе үтәчәк. Режиссура лабораториясе – театраль проектның үзенчәлекле бер формасы. Ул билгеләнгән вакытта, “бүген һәм хәзер”, режиссерның текст белән эшләвен, билгеле бер эскиз тудыруны, тар гына вакыт аралыгында спектакль караламасын булдыруны үз эченә ала.

Бүген Нияз Игъламов билгеләп үткәнчә, максат – режиссерлар арасында конкурентлыкка сәләтле мохит булдыру. Шулай ук артистларны да бераз “селкетеп алу” кирәк. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк: Эстония, Ирландия һәм Россия режиссерлары әсәрләреннән эскизларда Г.Камал исемендәге театр артистлары уйнаячак. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, боларның барысы да – яңача һәм көтелмәгәнрәк.

“Һөнәр+” фестивале спектакльләрен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур һәм кече сәхнәсендә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, беренче мәртәбә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында һәм Казан яшь тамашачылар театры сәхнәсендә күрергә мөмкин булачак. Фестивальдә Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Уфа, Күкчәтау (Казахстан) шәһәрләреннән төрле театр мәктәп вәкилләре булган 11 яшь режиссер үзләренең спектакльләрен тәкъдим итә. Алар арасында РАТИ-ГИТИС (Туфан Имаметдинов), Т.Җөргәнов исемендәге казах милли сәнгать академиясе (Фәрхәдбәк Канафин), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты (Лилия Әхмәтова, Рамил Гәрәев, Альберт Гаффаров, Резидә Гарипова, Илгиз Зәйниев, Юлия Захарова һәм Юрий Павлов), Казан театр училищесы (Родион Сабиров һәм Ангелина Мигранова) бар. Режиссура лабораториясендә шулай ук Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, Глазовтан һәм Елецтан режиссерлар да катнаша.

Фестивальнең төп программасында өлкән буын режиссерлары – Илгиз Зәйниевнең “Әрем исе” (режиссер Айрат Әбүшахманов), Й.Фоссеның “Җәйге бер көндә” (режиссер Фәрит Бикчәнтәев) һәм Г.Камалның “Банкрот” (режиссер Фәрит Бикчәнтәев) әсәрләре дә урын алган. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бу яшьләр өчен иҗат горизонтларын билгеләү өчен кирәк.

Римма Гатина, “Татар-информ”

Один комментарий

  1. Мәдинә Хәйруллина

    Хөрмәтле яшь драматурглар!
    Мәктәп балалары тормышыннан алынган вакыйгаләр турында да әсәрләр язсагыз иде. Урта яшьтәге укучылар белән эшләргә материаллар юк дияргә дә була. Хәзерге заман баласының да проблемалары аз түгел дип уйлыйм.
    Үтенечемә җавап көтеп калам.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*