tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Россиякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары билгеле!
V Россиякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары билгеле!

V Россиякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары билгеле!

ВКонтакте социаль челтәре инде елдан артык яңа проект белән шау-гөр килеп тора. Сүз – #әдәбимарафон онлайн-проекты турында. Әлеге проект кулланучыларда татар теленә, татар әдәбиятына игътибар уята, үздисциплина булдыруда ярдәм итә, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә.

Проект беренче тапкыр 2017 елда башланып китте. Аның оештыручылары – Раил Гатауллин җитәкчелегендә Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты. Беренче проектта нибары 30 га якын гына кеше катнашкан булса, һәр квартал саен аларның саны бермә-бер арта башлады.

1 – 21 нче октябрь көннәрне ВКонтакте социаль челтәре кысаларында барган V Россиякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектының да бүген нәтиҗәләре билгеле булды. Үзендә яхшы гадәт – татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштырырга теләгән 170 кешедән марафон азагында 116 кеше калган.

Барлык финалистларны 9 нчы ноябрь көнне Казан шәһәрендә ГУМ бинасында (Бауман ур., 51) III катта урнашкан Татарстан китап нәшрияты китап кибете янында җыялар . Тантана 10:00 сәгатьтә башлана. Тантанага күренекле язучылар, шагыйрьләр чакырулы.

tat-i.net

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*