tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В.Шәйхразиев «Татар кызы» бәйгесендә барлык төбәкләрнең катнашырга тиешлеген әйтте
В.Шәйхразиев «Татар кызы» бәйгесендә барлык төбәкләрнең катнашырга тиешлеген әйтте

В.Шәйхразиев «Татар кызы» бәйгесендә барлык төбәкләрнең катнашырга тиешлеген әйтте

“Татар кызы” бәйгесенә Россиянең барлык төбәкләре дә конкурсантлар әзерләргә тиеш. Татарстан Премьер-министры урынбасары – Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген президиум утырышында шушы мәсьәләне күтәрде.

“Былтыр “Татар кызы” бәйгесен Уфада уздырдык. Бер караганда, бу хакта авыз тутырып әйттек. Икенче караганда, эшлисе эшләр күп. Мин шуннан соң бөтен автономия җитәкчеләренә, шушы бәйгегә үзебезнең кызларны әзерләргә дип, хатлар җибәрдем. Бөтен нәрсә татар телендә бара торган чара бу. Татар хатын-кызлары һәрвакытта чиста, пөхтә, мәхәббәтле дә, гаиләле дә булган. Бөтен асыл сыйфатлар хас булган аларга. 90-60-90 параметрларына ия булганнарны түгел, ә “Татар кызы” аша нәкъ менә татар хатын-кызының пөхтәлеген күрсәтәбез. Бөтен автономия җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәбез: кызларны табып әзерләргә, бәйгеләрдә катнаштырырга”, – диде Васил Шәйхразиев.

Милли шура рәисе беренче урынга җиңел автомобиль бирелүен, калганнарга да дәрәҗәле бүләкләр тапшырылуын билгеләп узды. “Бу бик мөһим. Аны алга этәрәчәкбез. Президент күләмендә шундый карар кабул итеп, без бөтен җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, алдагы елларда Россиянең барлык 85 төбәгендә дә шушы бәйгеләрне зурлап уздыруны ниятлибез. Быел Казанда оештырабыз”, – диде.

Белешмә өчен. “Татар кызы” бәйгесе 2011 елдан үткәрелеп килә. Беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылган. 2016 елда бәйге халыкара статус ала. “Татар кызы” халыкара бәйгесен гамәлгә куючылар – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы.

Искәртеп үтик, “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесендә җиңүне Татарстан Республикасы вәкиле КФУ студенты Гөлназ Гатина яулаган иде. Шунлыктан 2018 елда бәйгене уздыру хокукы Татарстанга бирелә. 2016 елда җиңүгә Башкортстан кызы Эдельвейс Ихсанова лаек булды. Шул сәбәпле, былтыр бәйге Уфада узды.

Бәйгенең төп максаты — халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләрнең игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итү, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыру. Шулай ук конкурс милләтара мөнәсәбәтләрне, төбәкара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*